Фәрит Мөхәммәтшин башкала Сабантуенда: «Безнең борынгы халык бәйрәме бөтен дөньяда билгеле»

Бүген Казанның Киров районындагы Аккош күле ярында традицион татар халкы бәйрәме — Сабантуй узды. Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Татарстанлыларга котлауларын Тыва Республикасы Югары Хурал (парламенты) рәисе Кан-оол Даваа да җиткерде.

Сабантуй үткәрелү урынына килгәч, Татарстан һәм Тыва парламентлары җитәкчеләре шәһәр оешмалары һәм алты муниципаль район — Яңа Чишмә, Чистай, Әлки Апас, Кама Тамагы һәм Югары Ослан мәйданчыкларында булдылар. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Кан-оол Даваа РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль районнар башлыклары белән бергә татарстанлылар белән аралаштылар, сәүдә рәтләрен карадылар.

Аккош күлендә сабан бәйрәме Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча театральләштерелгән пролог белән ачылды, мәйданда традицион халык җырлары да яңгырады.

Мәйданның төп сәхнәсеннән Казан халкына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин татар халык Сабантуе бөтен дөньяга билгеле, дип билгеләде.

«Сабантуй — безнең милли байлыгыбыз, — диде ул. — Анда халыкның үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм хезмәт сөючән характеры чагыла. Ул буыннарның дәвамчанлыгы үрнәге, кешеләрнең үзара аңлашуы һәм рухи бердәмлеге символы булып тора. Сабантуйны безнең республикада гына түгел, Россиянең күп төбәкләрендә уздыралар. Бу борынгы халык бәйрәме бөтен дөньяда билгеле булды».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

«Күп гасырлар дәвамында Сабан туеның якты, кунакчыл мәйданы хезмәт сөючән игенчеләрне һәм атаклы батырларны, туган тел, гореф-гадәтләр һәм ата-баба йолалары якын һәм кадерле булган барлык кешеләрне җыя, — диелә республика Президенты сәламләвендә. «Татар барда, Сабантуй бар» дип тикмәгә генә әйтмиләр. Чыннан да, Сабантуй — татар халкының мәдәни кодының аерылгысыз өлеше, үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәгебез арасында бәйләүче җеп ул. Хәзерге вакытта Сабан туе дөньяның күп илләрендә уңышлы уза, татар мәдәнияте, теле, кухнясы, республикабызның заманча казанышлары белән кешеләрне таныштыра».

Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйның күп санлы кунаклар чакыруы белән узуын билгеләп, сүзне Тыва Республикасы парламенты җитәкчесе Кан-оолу Даваага бирде.

«Сезне, кадерле казанлылар һәм татарстанлылар, республикабызның күпмилләтле халкы һәм башлыгы исеменнән котлыйм, — диде Кан-оол Даваа. — Без сезнең республика, күпмилләтле халкыгызның уңышларына һәм казанышларына һәрвакыт шатланабыз. Татарстан һәм аның башкаласы Казан безнең өчен һәрвакыт тотрыклы һәм динамик үсеш үрнәге булып тора. Татар Сабантуе — илебездә иң матур, якты, зур бәйрәмнәрнең берсе. Барыгызга да сәламәтлек һәм бәхет».

Аккош күлендә халык күңел ачулары бүген кичкә кадәр дәвам итәчәк.

 


Фикер өстәү