«Автостат» агентлыгы, 2022–2024 елларда чыгарылган машиналарны сату турында 1,5 миллион белдерүне өйрәнеп, йөртүченең бер ел эчендә уртача 17 мең чакрым ара узганын ачыклаган.
Агентлык исәпләп чыгарганча, бензин белән эшләүче җиңел автомобиль (гомуми санның 90 проценты чамасы) – 16,6 мең чакрым, дизель ягулыгында эшләүчеләре (гомуми санның 6 проценты чамасы) 16,8 мең чакрым юл үтә. Гибрид машиналар – 15,1 мең чакрым, электромобильләр исә нибары 12,5 мең чакрым уза.
Ә инде иң күп йөрүчеләр – газ ягып эшләү өчен көйләнгән автомобильләр. Боларына елына уртача 26,6 мең чакрым туры килә. Мондый машинаны еш кына такси сыйфатында куллануга бәйле бу.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез