Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россия Героеның әти-әнисенә улларының Алтын Йолдызын тапшырачак

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов СВОда һәлак булган гвардия капитаны Тимур Гыймрановның әти-әнисенә Россия Герое алтын йолдызын тапшырачак.

Рөстәм Миңнеханов Россия Героеның әти-әнисенә улларының Алтын Йолдызын тапшырачак
Фото: Татар-информ

Бу  хакта «Татар-информ»га аның әтисе Илдар Гыймранов хәбәр иткән.

Тимур Гыймранов быел 20 мартта хәрби бирем үтәгәндә батырларча һәлак булган. Бу көнне Ка-52 вертолеты экипажы командиры Тимур Гыймранов һәм штурман-оператор Илья Кужлев ДНР һәм Днепропетровск өлкәсе чигендә хәрби бирем үтиләр. Кайтканда аларның вертолетына дошман пилотсыз очкычлары һөҗүм итә. Вертолетның сул канаты зыян күреп, ул яна башлый. Тимур Гыймранов вертолетны кырга утырта ала.
Аннары экипаж вертолеттан төшә, ләкин тиздән аларга дошман БПЛАсы һөҗүм итә. Алынган яралар нәтиҗәсендә капитан Тимур Гыймранов һәм штурман Илья Кужлев һәлак була.
Сугышчан очышлары, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Исем бирү турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Геройның әтисе сүзләренчә, улына мактаулы исем бирелгәнен ул шушы көннәрдә генә белгән.
"Миңа улымның часть командиры шалтыратты һәм бу хәбәрне җиткерде. Шатлыклымы, юкмы икәнен әйтүе кыен, әмма мин улым өчен чиксез шат. Мин аны һәрвакыт герой дип саный идем», – дигән «Татар-информ»га Илдар Гыймранов.

Соңгы көннәрдә аңа улының хезмәттәшләреннән бик күп шалтыратулар килгән, алар аны шундый мөһим вакыйга белән котлаганнар. Якындагы шимбәдә ирле-хатынлы Гыймрановларны Казан Кремленә чакырганнар. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларга батырларча һәлак булган улларының алтын йолдызын тантаналы рәвештә тапшырачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, сво, герой россии

Көн хәбәре