16 яшьлек танылган фигуралы шуу остасы югалган

Мәскәүдә фигуралы шуу остасы – 16 яшьлек Алинә Горбачева юкка чыккан. Спортчының әнисе кызының югалуы турында хәбәрнең дөрес булуын раслаган. Бу хакта ТАСС яза.

“Кайда икәнен белмибез. Барлык органнарны аякка бастырдык, Мәскәүнең астын өскә китерәбез”. – дигән Екатерина Горбачева ТАСС хәбәрчесенә.

Алинә Горбачеваның тренеры – Софья Федченко. Кыз узган елда Россия чемпионатында җиңгән. Ә илнең Гран-при ярышларында алтынчы урынга чыккан.

Baza телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Горбачева кичә кичен тренеры белән ачуланышкан һәм Летная урамындагы “Чкалов Арена”да күнегүләрне ташлап киткән. Спортчы Владимир чиркәве тарафына юнәлгән, шуннан соң паркка кергән һәм шунда юк булган. Бүген Покровский яр буенда кызның шәхси әйберләре табылган.


Фикер өстәү