Әхәтовлар: «Һәр гамәлебез белән үрнәк булырлык итеп яшәргә кирәк»

Кеше гомере – аргы очы күренмәгән юл. Берәү дә аның озынлыгын, шушы мизгелдә кайсы өлешендә басып торуын белми. Ничек үтәр ул аны? Түбән Камада гомер кичерүче, «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» бәйгесендә җиңү яулап, «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булган Римма һәм Рөстәм Әхәтовларга шул сорауны бирдем.

– Сине киләчәк буыннар хөрмәт белән искә алырлык итеп үтәргә, без әби-бабайлар, әти-әниләр ядкарен ничек сакласак, алар да безне шулай искә алырлык итеп яшәргә кирәк. Һәр гамәлебез, хәтта уй-ниятләребез белән үрнәк булырлык итеп. – Аларның җавабы әнә шундый.

Әхәтовлар – гап-гади татар гаиләсе. Шул ук вакытта үзләренә генә хас үзенчәлекле яклары да бар сыман. Әңгәмә барышында да алар ачыла барды.

Үткәннәрне яңарту, әлбәттә, туган яктан башлана. Әхәтовлар ике төбәктә туып үскән. Шулай да авыллары арасы нибары 50 чакрым гына. Кукмара районының Мәмәшир авылы кызы Римма белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы егете Рөстәм Казанга йөри торган электричкада таныша. Икесе дә химия-технология институтында укыйлар икән, бары тик төрле факультетларда.

Римманың әти-әнисе мәктәптә эшли, өстәвенә әтисе Галимулла абый химия фәнен укыткан. Кызының химиягә тартылуын күреп, аның белән өстәмә рәвештә шөгыльләнә башлый, бергә катлаулы биремнәр чишәләр. Тугызынчы сыйныфта укыганда Римма Казан химия-технология институтының әзерлек курсына керә, аннан – институтка.

– Әти-әни газета-журналларга күп языла иде. Шуларның берсендә химия-технология институты бәйге тәкъдим иткән иде. Андагы биремнәрне чишеп юлладым. Дөрес булып чыкты. Укырга чакырып язылган хат алдым. Әтинең мине авылда калдырасы килсә дә, теләгемә каршы төшмәде, – дип, укырга керү тарихын бәян итә Рөстәм Мәгъсүмович.

Иртән бер үк транспортта бер үк институтка барулары, терәлеп торган тулай торакта яшәүләре аларның дуслык җепләрен тагын да ныгыта. Аннан бу мөнәсәбәтләр мәхәббәткә әйләнә.

1989 елның августында алар никахлаша. Гаилә Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендәге оборона заводына юллама ала. Биредә эшләүнең өстенлекләре, шул ук вакытта минуслары да була. Яшь белгечләрне предприятиедә якты йөз белән каршы алалар, фатир мәсьәләсе дә хәл ителә, хезмәт хакы әйбәт; ял көннәрендә еш кына Мәскәүгә баралар… Тик күңелдә бушлык…

«Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил», – ди халык мәкале. Еллар узган саен җирсү хисе көчәя генә. Өйдә бары тик ана телендә генә аралашсалар да, уллары балалар бакчасына йөри башлагач, күбрәк рус телендә сөйләшә башлый. Ә әби-бабайлар еракта. «Ялны җәй аенда алып, башта беребез, аннан икенчебез балалар белән авылга кайттык. Оборона заводында эшләгәч, чит илләргә чыгарга ярамады. Аерым ял итү гадәткә кереп калды», – ди Римма ханым.

Көннәрнең берендә ир-белән хатын туган якка кайтып төпләнергә дигән катгый карарга килә. Бу – узган гасырның туксанынчы еллар азагы. Эшкә урнашу кыен. Шулай да туган якны, якыннарны сагыну, балаларны милли мохиттә, ана телендә тәрбияләү хисе көчлерәк булып чыга.

Илдә чыпчык үлми, диләр бит. Оборона предприятиесендә эшләгән тәҗрибәле белгечләрне Түбән Каманың шин заводына теләп кабул итәләр. Икесе дә бер коллективта – шиннар җитештерелә торган заводның башлангычы – әзерләүләр цехында мастер булып эшли башлый. Әзер продукциянең сыйфаты, нигездә, шушы участок эшенә бәйләнгән. Биредә резина рецепт буенча төгәл ясалса, җитештерү процессы чылбырындагы башка участоклар да әйбәт эшләячәк.

Әхәтовлар аңлый: институтта бөтенләй башка өлкә буенча белем алганлыктан, шин җитештерү технологиясен үзлектән үзләштерергә туры киләчәк. Шулай итеп, студент елларын искә төшереп, кулга махсус әдәбият ала алар.

– Шин җитештерү технологиясе безнең өчен яңалык ук булмаса да, бу өлкәне өйрәнергә кирәк иде. Заводның үз китапханәсе бар икән, шуннан китаплар алып кайтып, төннең бер өлешен белем алуга багышладык. Завод составында җиңел радиаль шиннар производствосы сафка бастырылгач, мине технология буенча цех начальнигы урынбасары итеп күчерделәр. Тагын биш елдан мин инде цех начальнигы идем. Шул вакыттан бирле, ягъни унөч елдан артык шушы дилбегәне үз кулымда тотам. Яшермим, җиңел түгел. Тик янымда ышанычлы ярдәмчеләрем – цех персоналы бар. Шуларның берсе – үтә дә җаваплы, төгәл, цехтагы һәркем турында кайгыртучы – заводның техносфера куркынычсызлыгы бүлеге белгече Римма. Тормышта ул минем өчен яраткан хатыным булса, эштә – коллега, – ди Рөстәм Мәгъсүмович.

Шуңа игътибар иттем: Әхәтовлар өчен цехтагы һәр кеше – бәһасез белгеч, остаз. «Безнекеләр кебек юк», – ди алар. Аннан: «Бер зур гаилә без. Хезмәт уңышларының бер сере әнә шунда», – дип өстиләр. «Пенсиягә киткәч, сагынырмын инде», – ди Римма Галимулловна. Ул бу сүзләрне шундый йомшак итеп әйтте, хәтта йөзенә моңсулык йөгерде. Югыйсә ул завод территориясенә атлап кергән көнне үк: «Өч көн эшлим дә, озын яллардан соң китәм», – дигән булган.

Әхәтовларның өлкән уллары Рамис әти-әнисе юлын сайлый: КАМА TYRES төркеменә кергән механика заводында мастер ул. Алай гына түгел, әтисе җитәкләгән цехка хезмәт күрсәтә. Кечкенәдән хоккей белән шөгыльләнгән егет – үзе оештырган «Татшина» хоккей командасының капитаны. Төпчекләре Марат та абыйсы юлыннан китәр дип уйлыйлар. Тик егет Мәскәүнең югары уку йортын сайлый. «Баланың теләгенә каршы төшмәгез: барсын, укысын! Йөзегезгә кызыллык китермәс», – ди гомер кичергән зирәк акыллы Галимулла карт. Чыннан да, Марат институтны кызыл дипломга тәмамлый һәм туган ягына кайтып төпләнә, IТ белгеч булып эшли.

Быел бу гаилә берничә матур вакыйганы билгеләп үтә. Алар хезмәт куйган Түбән Кама шин заводында моннан 50 ел элек беренче продукция – автомобиль камерасы җитештерелә, үзләренең заводка беренче тапкыр аяк атлап керүләренә 25 ел була, Рамисның да хезмәт стажы түгәрәк – 10 ел. Шушы араларда гына төпчекләре дә гаилә корган.

– Бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Без  илебезнең машина төзелеше заводларын югары сыйфатлы шиннар белән тәэмин итеп тора торган бердәнбер заводында эшлибез. Түбән Кама шиннары илебез басу-кырларын иңли; алар тау-ташлы юлларда да сынатмый, Сахара чүлләрендә дә туктап калмый… Бу да – бәхет, чөнки әлеге шиннарга безнең дә хезмәт тире тама. Безнең өчен бәхет – республика һәм шәһәребезнең иминлеге, чәчәк атуы, барлык өлкәләрдә даими үсештә булуы; тату гаиләбез, нәсел дәвамчыларыбыз – балалар, күңел биреп башкарган хезмәтебез, – ди Римма һәм Рөстәм Әхәтовлар.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА, Түбән Кама

Виталий Соболев фотосы


Фикер өстәү