Ашыгып түгел, сайлап өйләнергә кирәк: Татарстанда үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

«Гаилә коруыбызга 28 ел үтсә дә,  без һаман да егет белән кыз кебек урамда җитәкләшеп йөрибез әле. Авыл җирендә баштарак сәеррәк итеп карасалар да, хәзер гаҗәпләнүчеләр юк». Чүпрәледә яшәүче Таҗетдиновлар гаиләсе шулай ди. Бүген Кремльдә Президент республиканың иң матур гаиләләрен котлап, дәүләт бүләкләрен  тапшырды. Аларны Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән кабул итте.

Матур парлар арасында 55 ел бергә яшәүче Апастан  Гыйльфановлар, Яңа Чишмә районыннан Борисовлар, Зәйдән Галиевлар,  Әгерҗедән чәчләре-чәчкә бәйләнгәнгә 45 ел булган  Насифуллиннар гаиләләре дә бар.  Алты бала тәрбияләүче Казаннан Марина Варламова, бишәр балалы  Мөслимнән  Луиза Габдрахманова, Балтачтан Анна Филиппова, Кама Тамагыннан Альбина Гыйззәтуллиналар «Ана даны» медале, Балтач районының Пыжмара авылында 15 бала тәрбияләүче Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде. Чакырылган гаиләләр мәгариф, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, төзелеш, спорт, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәт куя.

– Традицион рәвештә ел саен республиканың иң  матур гаиләләрен котлыйбыз. Бүген арада Балтачтан 15 бала  тәрбияләүче Мөхәрләмовларга «Ата-ана даны» ордены тапшырыла. «Ана даны» медаленә лаек булучыларга да  рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең һәрберегез икътисади-социаль тормышка үз өлешен кертә. Сезнең арада табиблар, укытучылар, төзүчеләр, нефтьчеләр дә бар, – диде Рөстәм Миңнеханов. –  Барыннан да бигрәк сез әти-әни булу җаваплылыгын үз өстенә алгансыз.  Татарстан яңа гаиләләр   буенча Идел буе округында  алдынгы булып санала. Узган ел белән чагыштырганда, быел аларның саны өчтән бергә күбрәк. Сәбәбе нәрсәдәдер. Хәерле сәгатьтә булсын.  Гаилә  – туган тел, милли, рухи кыйммәтләрне  саклауның нигезе булып тора. Татарстан һәрвакыт бәхетле гаиләләр территориясе булыр дип ышанам. Сезгә сәламәтлек, имин тормыш телим.

Нурлат районының Чулпан авылыннан килгән   Насыйбуллиннар да бик кызык пар булып чыкты. Алар   44 ел бергә гомер кичерә. Гаилә коруларына 40 ел тулу уңаеннан  Әнвәр абый Наилә апага  чана (карета) бүләк итеп, аны авыл урамнары буйлап әйләндергән.

– Көтелмәгән бүләк булды бу.  Авыл юллары даңгыр-доңгыр булса да, чанада йөргәндә горурлык хисе кичердем.  Үземне бик бәхетле хатын дип саныйм. Ирем бик уңган, рәсем ясарга да булдыра. 43 ел  шофер булып эшләде. Матур яшәүнең серләре күп, ләкин  иң мөһиме –  ярату, хөрмәт, сабыр итү, – ди 30 ел мәктәп китапханәсендә эшләгән Наилә ханым. – Безгә шундый күркәм  гаилә бәйрәме оештырган өчен Президентка, Казанга җибәргәне өчен район башлыгына  рәхмәт. Өч бала үстердек, дүрт оныгыбыз бар. Һәрвакыт актив булырга  кирәк. Матур Татарстанда яшибез бит.

Сүзгә Әнвәр абый кушыла: «Ашыгып түгел, сайлап өйләнергә кирәк. Яратмасам, өйләнмәс идем», – ди.

Укытучы Минзифа  һәм Шамил  Таҗетдиновлар гаиләсе әллә каян аерылып тора. Бу юлы да аларның куллары кулда иде. Бер-берсенә «кадерлем», «бердәнберем» дип дәшәләр. Бу  күз буяу түгел, күптәннән килгән гадәт. Башкалар янында тәмле телле булырга читенсенмиләр. Минзифа ханым әйтүенчә, ул ирнең алдыннан чаба торган хатын түгел. Бераз хәйләкәрлек тә бар үзендә.

– Күп нәрсә хатын-кыздан тора.  Хатыннар дорфа булса, ирләр дә тупас булачак. Кәефе булмаса да, җайлап  кына сөйләшергә кирәк. Ирләр тупаслыкны яратмый. Синең ирең  бигрәк яхшы, дип әйтүчеләр күп миңа. Әмма ул тупас хатын-кыз белән бер генә көн дә тора алмас иде. Гаиләдә Шамил хуҗа. Хәзер хатын-кызлар ирләрен узып, алдан йөрергә ярата. Мин булдырам дип яшәмәгез! Бөтен эшне үз өстеңә алырга кирәкми.  Ирем дә миңа баштарак, бәлки, документ, кәгазь эше буенча үзең барырсың, дип әйтә иде. Юк,  өйдә син хуҗа, үзең бар, дидем. Коммуналь түләүләрне  дә үзе түли. Гаиләдә үзеңне дөрес итеп куя белү мөһим, – ди хуҗабикә. – Яхшы ир дә юкка чыгарга  мөмкин. Бар эшне дә үзеңә алмаска, аны җайларга, кирәк чакта тәнкыйтьләп тә алырга кирәк, әмма аны башкалар янында хурларга ярамый. Яхшы якка борсаң, ир дә шундый була. Үрнәк гаилә булуыбызның серләрен үзебез дә белмибез. Без бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз, шулай ияләшкән. Ирем бик акыллы. Яшь вакытта ачуланышулар да булгандыр,  тик хәзер моңа вакытыбыз да, теләгебез дә юк.

Икесе – ике авылдан  алар. Кечкенә чакта район клубларында  концерт куеп йөргәндә клуб методисты  Минзифага бер егет белән җырларга кушкан, тик  ул каршы килгән. «Безнең мәктәптә бер матур егет бар, аны чакырсагыз, җырлармын», – дип ялындырган.  Ә якыннанрак Иске Чүпрәле мәктәбендә  эшләгәндә танышканнар.  Минзифа  ханым өч ел  татар теле  укытучысы булып эшләгәч,  булачак ире Казан педагогика институтында укыткан  җиреннән, әти-әнисен карарга дип,  авылга кайткан. Ул математика-физика фәннәрен укыта. Яшь аермалары  – 4 яшь.

– Әтисе – сугыш ветераны, әнисе сугыш чоры баласы иде, хәзер мәрхүмнәр инде. Өйләнешкәч, үзебез турында уйламадык, иң беренче чиратта, әти-әни дип яшәдек. Бер кая ял итәргә дә бармадык. Район үзәгендә укытсак та, көн саен диярлек бөтен эшне ташлап, Шлангага  каената-каенана янына кайтып йөрдек. Әти-әнине бер нәрсәдән дә мәхрүм итмәдек. Яшермим, каенанам Разия төгәл, кырысрак иде. Өч яшьтән ятим калган. Мин аны аңлый идем. Гел әни дип ягымлы булырга тырыштым. Ачуланса да, дәшмәдем. Яшь кеше юл бирергә тиеш. Әнием Зәйнәп, кызым, сиңа  таш атсалар да, аш ат, дип тәрбияләде. Кешеләргә карата һәрвакыт яхшы булырга кушты. Ирем белән охшашлык шунда: икебезнең дә әтиләр сугышта катнашкан. Әтием күптән вафат булды. Әти-әни хакын хаклап, без дөрес эшләдек дип уйлыйм. Кешеләрне яратам. Яхшылык эшләү, башкаларны шатландыру – үзе бәхет, – ди Минзифа Таҗетдинова.

Ике вакчыл кеше дә  гаиләдә бик матур итеп яши ала икән. Минзифаның да, Шамилнең дә холыклары шундыйрак.

– Без бик таләпчән, тормышка бик җитди карыйбыз. Безнең өчен бер генә вак нәрсә дә юк. Кунакка бару  да – безнең өчен җаваплылык. Анда кызык эзләргә түгел, кеше күңелен  күрергә барабыз, – ди Минзифа Таҗетдинова.  – Гел эшләп торабыз. Эш булмаса,  күңелсез, эч поша башлый. Өйдә 4 кәҗә бар, дүртесен дә савам. Бер буш вакыт та юк. Бөтен дөньяның кызыгы – тик тормауда. Мәктәптә гел бәйгеләрдә катнашабыз. Күптән түгел Президент грантында катнаштым, шуның нәтиҗәсен көтәбез.  «Иҗади  эзләнүләр юлында» дигән  китап чыгардык. Икебез дә мәктәптә  эшләсәк  тә, бер-беребездән туймыйбыз.

Уллары Данияр 9 нчы сыйныфта укый, кызлары Гүзәл КФУда халыкара багланышлар факультетын тәмамлаган. Бергәләшеп гөмбә җыярга, табигатькә чыгарга яраталар. Өйдә бар эшне дә бергәләп эшләргә өйрәнгәннәр. Эшләп һәм тик тормыйча менә шулай бик бәхетле яши Таҗетдиновлар.

Кама Тамагы районыннан килгән биш бала тәрбияләүче  Гыйззәтулиннар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга бүген. Гаилә башлыгы  Марат полициядә хезмәт куя.  Олы балалары Исламга –18,  кечесе Азизәгә – 3 яшь.

– Башта  өч бала җитәр дип уйлаган идек, аннан тагын дүртенче һәм бишенчесе туды. Мөселман гаиләсенә бала төшертү гөнаһ. Мәрхүм әни  моңа юл куймады. Алга таба  ничек булыр, анысын әйтеп булмый. Аллаһы Тәгалә  башканы бирмәсә, бише белән тукталып торырбыз, шәт. Икесе көллияттә укый, өчесе  – бакча һәм мәктәп яшендә. Берсе дә өйдә утырмый. Төрле түгәрәкләргә йөриләр. Яраткан гаиләдә бала тәрбияләү авыр түгел анысы, тик проблемаларсыз да булмый. Мин әлегә үзем  генә эшлим, хатыным Альбина өйдә бала тәрбияли, – ди Марат Гыйззәтуллин. – Курортларга йөри алмыйбыз, үзебездә ял итәбез. Кунакка гел чакырып торалар, менә бүген гаиләгә «Ана даны»н тапшырдылар. Без үзебез дип кенә яши торганнардан түгел. Гаилә өчен дип тырышабыз. Ярты Россия гаиләләренең баласы юк. Демографияне  кем булса да күтәрергә тиештер бит инде?! Бала тәрбияләгәндә  үзең дә сизмәстән психологка әйләнеп бетәсең икән. Һәрберсенең холкын беләсең. Кемгәдер  – прәннек эләксә, кемгәдер кырысрак та булырга туры килә. Куркытыр өчен  диварда каеш та  эленеп тора, әмма берсенә дә сукмыйбыз. Элек чыбык белән тәрбияләсәләр, хәзер авыр сүз дә әйтергә ярамый. Балалар шаярыша, уенчыклар бүлешә. Төрле чаклары була. Һәркайсының уенчыкларга  беренче булып үреләсе килә. Бер-берсенең киемнәрен киеп үсәләр. Яшәү өчен  барлык мөмкинлекләр дә бар. Уртача тормышта яшибез, барысына да шөкер.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү