Казанда ике хатын-кыз кибеттән курчак урлаган өчен хөкем ителгән

Казан шәһәре Яңа Савин районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 25 һәм 31 яшьлек ике хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшен караган.

Суд, берсе – Яшел Үзәндә, икенчесе – Казанда яшәүче бу ике хатын-кызны, Россия Җинаятьләр кодексының 158 статьясы буенча (“Урлау”) җинаять кылуда гаепле дип таныган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Судта билгеләнгәнчә, алар быел 15 февральдә Ямашев проспектында урнашкан сәүдә комплексындагы бер кибеттән хатын-кызлар ботинкасын һәм ике курчак урлаган. Урланган әйберләр бәясенең 7 мең сум тәшкил итүе ачыкланган.

Хатын-кызлар үзләренең гаебен таныган, әмма китерелгән зыянны капламаган. Суд аларның һәркайсын алтышар айга ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү