78 яшьлек Мәрфуга әбинең сыер саткан акчасын кем урлаган?

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренә караганда, соңгы елларда шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да шәхси затларның банк карталарыннан акча урлау белән бәйле җинаятьләр арта.

– Узган ел дәвамында республика буенча 2 меңнән артык шундый эш каралган булса, быел җинаятьләр саны тагын да арта төште. Банк карталарыннан акча урлауның интернет-ресурслар белән бәйле әллә никадәр яңа төрләре барлыкка килә. Әмма шунысы хак: мондый җинаятьләрнең күпчелеге банк карталары ияләренең саксызлыгыннан килеп чыга, – ди Илдус Нәфыйков.

Россия Үзәк банкыннан алынган статистика мәгълүматлары да шуны раслый. 2021 елның тугыз аенда банк карталарыннан урланган дистәләгән миллион сум акчаның 97 проценты – карта ияләренең ваемсызлыгы нәтиҗәсе. Каза күрүчеләрнең бер өлеше пин-код номерын банк картасы артына язып куйган. Акча картасын югалткан очракларында сәгате-минуты белән исәп-хисапны туктатып тору чарасын күрмәүчеләр дә байтак.

Рәсимәнең исе китмәде

Лаеш районы судына үтешли генә сугылып чыгармын дигән идем. Озак еллар биредә суд рәисе ярдәмчесе булып эшләүче Алсу Яруллина «башкаларга гыйбрәт булырлык эш карала» дигәч, озаккарак тукталырга туры килде. Кызыксынырлык та бит. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүче Мәрфуга әби дә көннәрдән бер көн үзенең суд юлында йөриячәген күз алдына да китермәгәндер. Күрәчәгең булгач, берни эшләр хәл юк, дип борчыла. 78 яшьлек Мәрфуга әбинең сыер саткан акчасын урлаганнар. Кем диген әле? Якын туганы, ялгыз яшәүче әнисе бер сәрхушне йортка керткәч, мәктәпне тәмамлаганчы үз яннарында тәрбияләп үстергән Рәсимә Гайсина. Хәзер Казанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз әледән-әле кунакка кайтып йөргән.

– Сабирҗан бабагыз исән чакта терлек-туар асрап яшәдек. Ул мәрхүм булгач та әле сыердан аерыласым килмәде. Улым да җәй саен гаиләсе белән Волгоградтан кунакка кайта. Күршеләргә дә өлеш чыгарып яшәдем, – дип сөйли Мәрфуга әби, күз яшьләрен тыя алмыйча. – Соңгы вакытларда хәтерем дә начарланды. Әле бер, әле икенче әйберемне югалтам. Яшьрәк чакта алган алтын чылбыр, колак алкалары, йөзекләрем юкка чыкты. Янчыгымны берничә тапкыр югалттым. Шуңа бар булган акчамны банк картасына салган идем. Пенсия акчасыннан коры калган вакытларым да булгалады бит. Сәбәбен үземнән күрдем. Урлаучы бер гөнаһлы булса, урлатучы күбрәк гаепле, диләр бит. Хәзер белдем инде, куенымда елан асраганмын.

Әбидән аермалы буларак, Рәсимәнең бу хәлләргә әллә ни исе китми бугай. Әйтерсең лә, картадан акчаны ул түгел, ә башка кемдер урлаган. Өстәвенә, сыер саткан акчада минем дә өлешем бар, кайткан чакларымда өйдәге эшләрдә гел булыша идем, дип акланмакчы.

Шайтан коткысына бирелеп

Банк картасын югалтуын Мәрфуга әби соңлап кына белгән. Күршеләре киңәше белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәндә, картадагы акчаның тиене дә калмаган була.

Лаеш районы тикшерү органнары ачыклаганча, «Сбербанк» тарафыннан Мәрфуга Сафина исеменә бирелгән картадагы акчаның 20 август көнне 1350 сумы Лаеш шәһәрендәге «Таиф НК» 721 нче «заправка»сында файдаланылган. Шул ук көнне шәһәрнең Совет урамындагы «Красное-Белое» кибетеннән 2654 сумлык әйбер алынган. Чернышевский урамындагы «Бристоль» кибетендә, С.Сәйдәшев урамындагы «Пятерочка», ИП «Маликов» һәм шәһәрнең башка кибетләрендә дә зур суммадагы товар өчен шул ук карта файдаланылган. Каракларның эзе моның белән генә тәмамланмый әле. Районның Столбище, Усад һәм Габиш бистәләрендәге кибетләрне әйләнеп чыккач, Мәрфуга әбинең банк картасы Казан кибетләрен дә ураган. Комсызлар берничә көн эчендә 126 мең сум акчаның тиенен дә калдырмаган.

Тикшерүчеләргә рәхмәт: картадан файдаланучының кем булуын тиз арада ачыклый алганнар. Лаеш шәһәренең бер кибетчесе шикләнерлек урын калдырмыйча, каракның исем-фамилиясенә кадәр әйтеп биргән. Судка чакырылган шаһитлар да картадан файдаланып, кибеттән зур суммага төрле товар сатып алучыны тануларын әйтте. Кире кагып булмаслык фактлар нигезендә, Рәсимә Гайсинаның гаебе тулысынча расланды.

Гаепләнүче суд барышында үзен никадәрле генә акларга тырышса да, хөкемдарлар бу гамәлләрне Россия Җинаять кодексының 158 нче маддәсе, ягъни «башка кешенең банк картасыннан яшерен рәвештә акчасын урлау» дип бәяләде.

Банк картасыннан урланган акчаны Мәрфуга әбигә кайтарып бирүен исәпкә алып, Лаеш районы суды Рәсимә Гайсинаны алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Лилия Гыймазова

 

 

 

 


Фикер өстәү