Газетага язылу

Эшләр кешең булганда...

– Исән-сау барып җитегез, кайтып җитүгә хәбәр бирегез! – дип капка төбендә әттә белән нәнә озатып калдылар. «Аллага шөкер, киттеләр болар», – дип, үзләре дә җиңел сулап куйгандыр әле.

Эшләр кешең булганда...
ru.pinterest.com

Безнең белән беррәттән йөгереп эшләп йөргән булалар, тын алырлык та урын калмаслык итеп ашаталар, кунак итәләр дә, аннары ничә көн, арып, эштән чыгып сызланып яталар. Әмма башкача мөмкин түгел. Май бәйрәмнәре елга бер генә килә бит...

Бүген – эшкә аякларны көч-хәл белән өстерәп бара торган, компьютер кабызырга үрелгәндә дә иңбашлар сызлап куя торган көн. 1 Май бәйрәмнәрендә авылга кайтып, соңгы көннәрне яшәгән кебек итеп эшләп килдек. Кешенең вафатыннан соң да өч көнлек эше кала, ди бит. Алай гына бетерерсең авыл эшен.

Тик без барыбер әнә шулай итеп эшлибез. Олыгаеп барган әти-әнигә мөмкин кадәр кимрәк эш калсын, дип тырышабыз. Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр төш вакытында ук «бөке»гә баса. Бәйрәм алды эш көне, бер сәгатькә генә кыска булса да, әрәм көн инде ул. Авылга кайтасы кешенең күңеле иртәдән үк юлга чыга. Өйдә, йә булмаса инде машинаның багажнигында ук алып кайтасы вак-төяк, төрле һава торышына яраклы киемнәр, бушаган банкалар, күкәй савытлары көтә. Күчтәнәчкә дигән «кило ярым прәннек» тә алып куелган. Син эштә иртәдән авыл белән элемтәдә, кайсы көнне нәрсә эшләячәгеңне планлаштырасың, сөйләшәсең, балаларның расписаниесен, кемнең кайчан бушыйсын сәгатьләп-минутлап беләсең. Бу хискә берничек тә каршы торып булмый, ул авыл һавасы белән синең каныңа сеңгән, ДНКга үтеп кергән. Ул «май бәйрәмнәрендә авылга кайтып эшләргә кирәк» дигән хромосоманы бернинди психологлар да, психотерапевтлар да сытып чыгара алмый. Тиеш! Бетте-китте. Әлбәттә, ике ялның берсендә генә түгел, ике бәйрәмдә дә. Бу – синең шәхси җаваплылыгың, җаныңның бер өлеше. Ни өчен шулай икәнен аңлатып та булмый, сорамасыннар да. Алайса ел буе тынычлык таба алмаячаксың, синең бик мөһим бер җирең китек була. Аны төзәтеп тә булмый, патамушта май яллары елга бер генә килә.

Өй юасы төнне йоклап та булмый әле ул. Эшне нидән башлаячагыңны белсәң дә, күңелдән генә эшләрне барлап чыгасың. Иртә белән тәрәзәдән челтәрләр алына, мендәр-юрганнар ишегалдына чыгарыла, паласлар юылып эленә. Эш башлана!

Элек иң беренче чиратта әби-бабай йортын юарга җыела идек. Кыз-киленнәр, оныклар – барыбызга да эш җитә! Кем түшәмгә тотына, кем стенаны юа. Безгә, бала-чагага, өйрәнчеккә гардиннарны сөрттерәләр, тузан кунган пластмасс чәчәкләрне юдыралар, гөл чүлмәкләрен сөртеп, тәлинкәләрен юып, өсләреннән су бөркеп куярга өйрәтәләр. Шул суны авызга кабып, гөлләр өстенә сибәргә өйрәнгәнче көлешеп хәлләр калмый иде. Бераз үсә төшкәч, безгә дә бүрәнә стеналарны ышанып тапшыралар, буй җиткәч, түшәм юарга ук менеп басасың. Түшәм кадәр түшәмне ышанып тапшырсалар, бу инде – үзе зур дәрәҗә. Өлгергәнлегеңне шуннан бел инде. Күпме сүз сөйләшенә, никадәр проблема хәл ителә, авыл яңалыклары беленә, апалар пыш-пыш килеп сөйләгән серләр колакка кереп кала. Аннары әби бәрәңге шулпасы ашарга, пәрәмәч белән чәй эчәргә дәшә...

Бүрәнәләрен рәхәтләнеп чылатып юган авыл өе исен иснәмәсәң, ике яран гөле утыртып куйган чип-чиста тәрәзә төпләренә хозурланмасаң, урын-җирен какканда аның тузанын суламасаң, син дөрес кеше була алмыйсың. Уйлама да! Тәнеңдәге аерым бер мускуллар фәкать түшәм юганда гына языла бит ул! Алар сиңа тагын бер атна өй юып килгәнеңне искә төшереп торачак әле.

Кеше төсле ял итәргә өйрәнеп булмады шул майда. Митингка да чыгасы юк лабаса. Сирәк кенә эләккән тоташ ял көннәрендә җыенып берәр кайда ял итеп кайт бит инде. Чит ил булмаса да, берәр шәһәргә барырга, яңа хисләр тупларга бирелгән яллардыр ул. Юк, синең ялың менә шушында – түшәм астында. Аста инде синең кызларың гардиннар сөртеп, гөлләргә су бөркеп маташа, чырык-чырык көлешә... Син шушында бөтен программаларыңны яңартасың, «перезагрузка» ясыйсың. Берничә көн арт саныңны җыеп йөри алмасаң да, бу – сине син итә торган авырту-сызланулар. Сине бәхетле итә торган хисләр бу.

Өйләр юылган, тиресләр түгелгән, бәрәңге көннәр җылытканны көтеп борынлап ята. Юлга кузгалырга вакыт. Иртәгә көч-хәл белән караваттан торып, уклау йоткан кеше сыман эшкә барасы бар. Әмма бу – вакытлы күренеш. Аның дәвасы билгеле. 9 Май бәйрәмнәрендә кайтып, бакча казыйсы, яшелчә утыртасы бар. Мунчаны, веранданы юарга кирәк. Әнә шунда языла инде каткан буыннар. Булышырга кайтканны көтеп тора торган кадерле кешеләребез булганда кайтырга да, соңгы көнне яшәгән кебек итеп эшләргә дә рәхәт шул әле...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре