Газетага язылу

Мәктәп директоры Ринат Зәкиев: «Кайбер әниләр баласының хәлен дә белми»

Мәктәп өйрәтәме бүген, әллә мәктәпне өйрәтәләрме? Җитмәгән укытучыны кайдан табарга, ә булганын ничек читкә җибәрмәскә? Менделеевск шәһәрендәге 1 нче гимназия директоры Ринат Зәкиев белән укытучылар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте, кадрлар кытлыгы, тәрбия мәсьәләсе турында сөйләштек.

Мәктәп директоры Ринат Зәкиев:  «Кайбер әниләр баласының хәлен дә белми»

– Ринат әфәнде, бүген ир-ат укытучыларның мәктәптә эшләве тансыкка әйләнде. Сез әлеге һөнәрне ничек сайладыгыз?

– Белгәнемне башкаларга да өйрәтәсем килде. Шундый теләк белән абыем белем алган Алабуга пединститутына укырга кердем. Тик абый ун еллап мәктәптә эшләде дә, акча аз дип, заводка китте. Мин инглиз-татар теле бүлеген тәмамладым. Мәктәпкә урнашырга теләгән идем, тик урын табылмады. Шуннан соң заводта өч ел инженер булып эшләргә туры килде. Урын бушагач, укытырга чакырдылар. «Безнең яңа укытучы» гранты белән дә кызыктырдылар. Шулай итеп, Песәй мәктәбендә алты ел инглиз теле укыттым. Шул ук вакытта шәһәр мәктәбендә дә дәресләр бирдем. Аннан соң райондагы «Мирас» татар мәктәбен җитәкләдем. Инде менә өч ел 1 нче гимназиядә директор вазыйфасын башкарам. Өйләнгәч, гаиләм белән Чаллыга күчтем. Әмма эшемне ташламадым.

– Мәктәпләрдә укытучылар җитмәвен ишетеп торабыз. Ә сез бу хәлдән чыгу юлын ничек табасыз?

– Укытучы табу җиңел түгел шул. Бездә 16 мөгаллим эшли. Моннан тыш, дүртесе башка мәктәпләрдән килеп укыта. Шуларның берсе Чаллыдан йөреп эшли. Рус теле, математика, информатика, инглиз теле укытучылары җитми. Кечкенә мәктәпләрдәге педагогларны үзебезгә җәлеп итү ягын карыйбыз. Башка районнардан да эзлибез. Ике ел элек бер укытучы хәтта Түбән Новгородтан килеп белем бирде. Укучыларны студентлар арасыннан эзләргә туры килә. Әйтик, кайчандыр үзем белем биргән укучыбыз хәзер КФУның Алабуга филиалында укый. Шул ук вакытта бездә дәресләр дә алып бара. Диплом алгач, «Безнең яшь укытучы» грантында катнашу теләге бар. Аны отучыларга 270 мең сум акча бирелә. Яшь укытучыларга республикада ай саен өстәмә 10 мең сум түләнә. Ике яшь укытучыбыз бар. Калганнарының яше 35 яшьтән артык. Пенсионер укытучылар 40 процентны тәшкил итә. Алардан башка булмый.

– Яшьләр мәктәптә төпләнеп калсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

– Иң беренче – хезмәт хакын арттырырга. Икенчесе – яшәү урыны белән тәэмин итәргә. Ипотека алганда, беренчел кертемне 20 процент күләмендә түләргә кирәк. Ә яшь укытучыларның акчасы 40 мең сум тирәсе генә чыга. Үземнең дә ничек итеп социаль ипотекага фатир алуымны сөйләп китим әле. 2015 ел иде ул. Аны тугыз елда түләп бетерү шарты куелды. Хезмәт хакым –18 мең сум. Ә ипотека өчен 12 мең түләргә кирәк. Түләү ай саен артып бара. Өстәвенә, беренче кертем өчен банктан алган ссуда да бар. Моның өчен ай саен 3500 сум түлим. Коммуналь хезмәтләр түләве 2 мең сумнан артык. Ә яшәргә бер тиен дә калмый. Түләү вакытын озайта алмагач, ипотеканы фатирны сатып ябарга туры килде.

Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Әмма үземдә дә кайчак мәктәптән китү теләге туа. 54 мең сумга гаиләне туендырып булмый бит. Инглиз теле дәресләре дә укытам. Укучыларны БДИга да әзерлим. Узган ел «Аммоний» заводы 25 мең өстәмә түли башлагач, тормыш җиңеләеп киткән иде. Бу акча башка шәһәрдән килеп укытучы мөгаллимнәргә бирелә. Быел да көтәбез. Укытучылар арасында, акча аз дип, Алабуга икътисадый зонасына китүчеләр дә бар. Анда 150 мең сумнан да ким алмыйлар.

– Әти-әниләр белән уртак тел табу кыен түгелме?

– Балалар белән җиңелрәк. Без бер төрле өйрәтәбез, өйдә әти-әни шуны башкача аңлатып җибәрә. Өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк, дисәк, алар: «Нигә булышырга, үзең турында уйла», – ди. Арада шундыйлары да очрый. Ярый, директор буларак, мин көнне-төнне белмичә шалтыратучыларга сүз әйтмим. Ә бит укытучының да үз тормышы бар. Бер тапкыр кичке сәгать 10 тулганда бер әни зарланып шалтырата. «Форма алып килмәгән өчен физкультура укытучысы «2ле» куйган», – ди. «Ачыкларбыз», – дидем. Ә укытучы исә: «Форма алып килмәгәч, мин аңа теоретик эш бирәм, ә ул үти алмый», – дип аңлатты. Әлбәттә, «2ле» куярга мәҗбүр була инде. Әнисенә барысын да аңлаттым. Хәзер шалтырату да юк, баласы формасын да алып килә, әйбәт укый да башлаган.

Мәктәпкә янә балалардан такта сөрттерү, идән юдырту хокукы бирелде. Әмма барыбер, ник балам сыйныфны җыештырырга тиеш, дигән әти-әниләр табыла тора. Дөрес, күпчелеге, без эшләдек, алар да үз артыннан җыештырырга өйрәнсен, дигән фикердә.

– Бүген укудан бигрәк, балаларның тәрбиясе иң мөһим нәрсәгә әйләнеп бара. Явызлык кылучылары да юк түгел. Сәбәпләрен нидә күрәсез?

– Шөкер, бездә андый күренеш юк. Күрергә дә язмасын. Һәр җыелыш саен әти-әниләргә, балаларыгызның күңелендә ниләр майтарылганын белегез, дип әйтәм. Эштән кайткач, 15 минут булса да, сөйләшергә вакыт табыгыз, дим. Укучыларым минем белән кул биреп исәнләшә. Алар белән бергәләп кар көрибез, макулатура тапшырабыз, волейбол уйныйбыз, ярышларга йөрибез. Кайбер әниләр баласының хәлен дә белми бит. Эштән кайткач, өй эшеңне эшләдеңме, дип сорау җитә, дип уйлый. Балага буй җитмәслек таләп куялар. Бөтен бәла да шунда. Өйдәге эшләрне бергәләп башкарсаң, күңелле бит. Без әнигә табак-савыт та, идән дә юарга булыша идек. Хәзер дә хатыныма ярдәм итәм. Ирләр эштән кайта да, диванга ятып, телевизор карый. Ә хатын өчен икенче смена башлана: пешерә, җыештыра, бала карый. Аңа бераз булса да булыш инде син! Тәрбияне бергәләп бирергә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре