Гает намазы
– Корбан гаете ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 27 майга туры килә. Республиканың барлык мәчетләрендә гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә, – диде Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.
Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә узачак:
2:15–3:15 – иртәнге намаз, Коръән уку;
3:15–3:45 – гает вәгазе;
3:45 – гает намазын уку;
3:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Нисаб күләме
Быелга корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм чыгымнардан тыш, 100 000 сум дип билгеләнде. Ул 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешенең кулланылмый торган 100 мең сум акчасы булса, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Әҗәт һәм чыгымнардан тыш дигәндә, кешенең асыл хаҗәтләре күз алдында тотыла. Ягъни ашарга бер көнлек ризыгы, кияргә киеме, яшәргә түбәсе булса, 100 мең сум акчасы гына түгел, кулланмый торган өстәмә милке булса да, корбан чалу тиешле. Ирләргә генә түгел, хатын-кызларга да кагыла бу. Нисаб күләме туры килсә, корбанны һәр ел чалырга тиешбез.
Корбан чалу
Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу башланып китәчәк. Әлеге эшләр махсус корбан чалу урыннарында 3 көн – 27, 28, 29 майда узачак. Корбан чалу 29 майда кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу өчен махсус 17 мәйданчык билгеләнгән: «Гадел», «Ризван», «Тынычлык», «Әл-Мәрҗани», «Апанай», «Иман нуры», «Котдус», «Билал», «Казан нуры», «Салихҗан», «Фатиха», «Рамазан», «Мәүлид», Әхмәтзәки», «Җомга», «Бистә нуры» мәчетләре, «Корбан бәйрәме» комплексы.
Бәйрәм чаралары
Бәйрәм булгач, ризыгы, муллыгы да янәшә йөри. Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда балалар, гаилә бәйрәмнәре узачак. Катнашучылар өчен төрле бәйгеләр, эстафеталар, милли уеннар, спорт чаралары, мәдәни программа каралган. Кунакларны пылау, коймак, тәм-томнар, чәй көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар. Сәүдә нокталары да эшләячәк.
Хаҗ кылу
16 май көнне республикадан беренче 4 төркем изге сәфәргә кузгала. Быел Татарстаннан 1800 кеше Корбан гаетен хаҗда каршы алачак. Бу квота 2024 елдан бирле үзгәрмәгән инде. Һәр төркемне тәҗрибәле хәзрәтләр һәм табиблар озата барачак. Татарстаннан хаҗилар белән бергә барлыгы 20 табиб юлга чыга.
Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат Мөбарәков журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
– Корбанга нинди хайваннар чалынырга тиеш?
– Дөяләр, сыерлар, үгезләр, сарыклар чалына. Сарык чалган очракта, алты айлыгы да ярый дип ялгышалар. Алты айлык бәти гәүдәсе белән бер еллык сарык зурлыгына ирешкән очракта гына ярый. Әмма моны тәҗрибәле, бу мәсьәләне белүче кешеләр генә билгели ала. Йоны алынган булу-булмавы корбанның дөреслегенә тәэсир итми. Әмма алынмаса, хәерлерәк.
– Корбан чалу ялгыз хатын-кызларга да мәҗбүриме?
– Монда хезмәт хакына каралмый. Корбан көннәрендә кулында булган милеккә карап хәл ителә. Милке нисаб күләменә җитә икән, аңа корбан чалу ваҗиб.
– Балалары, ирләре СВОда булган әти-әниләр, хатыннар ир кеше өчен корбан чала аламы?
– Хәрби хезмәттәге ир кеше моны үзе сораса, чала алалар. Әмма корбан чалу – һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Һәр кеше беренче чиратта үзе өчен чалырга тиеш. Икенче чиратта гына башкалар өчен дә чалса була.
– Мәрхүм исеменнән корбан чалырга ярыймы?
– Шулай ук иң беренче чиратта исән кеше үзе өчен чалырга тиеш. Мәрхүмнең чалынмаган корбаннары булса һәм туганнары аны базар бәясе белән каза кылырга теләсә, корбан бәясеннән сәдака бирелә.
– Гаиләнең 200 мең сум акчасы булса, ире дә, хатыны да чалырга тиеш буламы?
– Ваҗиб булган корбан – шәхси гыйбадәт. Намазны ничек үзебез өчен укысак, корбан да шулай чалына. Элек бөтен милек, хуҗалык ир кеше кулында иде. Ир корбанны үз исеменнән чала да гаиләсенә багышлый. Ләкин чалган вакытта барыбер үз исеменнән чалырга тиеш. Хәзер акча хатын-кыз кулына да керде. Аллаһ рөхсәт иткән дәрәҗәдә алар да финанс ягыннан мөстәкыйль. Әмма бу мөстәкыйльлек хокуклар гына түгел, җаваплылык та тудыра. Ир өчен ваҗиб булган әйберләр хатын-кызга да ваҗиб.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез