Әлеге эчемлек организмга шикәрне әйбәт эшкәртүгә, инсулинга сизгерлекне яхшырту, корсактагы майны «яндыру», эчәкләрдә микроблар эшен җайга салуда ярдәм итә. «Тикшеренүләр кефирның 35 тән 65 яшькә кадәрге шикәр чиреннән интегүчеләрдә кандагы шикәр микъдарын киметүен күрсәтте. Даруны кефир белән эчкәндә, икенче типтагы шикәр чире белән авыручы ир-атларның анализлары дару гына эчүчеләрнекенә караганда күпкә яхшырак булып чыкты», – дип билгеләп үткән университет галиме Елена Ковалева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез