Туфракка чәчәр алдыннан өч көн кала орлыкларны тоз эремәсенә (1 стакан суга 1 чәй кашыгы) 2 сәгатькә җебетергә салам. Тоз орлыкның тишелүен тоткарлаган эфир майларын тарката. Шуннан, орлыкларны юып, юеш тукымага төрәм. 48 сәгатьтән соң алар «уяначак».
Орлыклар үрергә әзерләнгән арада түтәлне «җылытам». Орлык чәчәргә бер атна кала туфракны кара пленка белән каплыйм: ул кояш нурларын үзенә нык җәлеп итеп торачак. Туфрак 5 сантиметр тирәнлектә җылынуга, пленканы алып, яшел тәмләткеч орлыкларын чәчәм. Чәчкәннән соң, түтәлне инде ак пленка белән каплыйм. Астындагы туфракның температурасы көндез урамдагыга караганда 10–15 градуска җылырак булачак. Шытымнар күренә башлауга, бурсымасыннар өчен, пленканы дугалар ярдәмендә күтәртеп куям.
Чәчәр алдыннан буразнага бер чеметем мочевина һәм бер стакан көл (бер метрга) өстим. Шулай итеп, орлыкларга тизрәк тишелсен өчен азот һәм калий запасы булдырам. Бары тик җылы су (+25 градус) гына сибәм. Төнлә кырау көтелсә, пленка өстеннән тагын берәр «җылырак» әйбер белән каплыйм.
Альбина Саматова. Казан
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез