«Татарстан – Яңа Гасыр» каналында «Илһам» фильмының тизерында җырчы ролен башкаручы артистны күргәч, күңелгә килгән беренче уй шундый булды. Легендар җырчыны без күреп беләбез, шуңа күрә фильмда аны уйнаучыны кабул итү җиңел булмаячак. Моны кино төшерүчеләр яхшы аңлый. Бу рольгә Чаллы дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров сайланды. Аның белән Илһам роленең җаваплылыгы һәм театрга килүнең урау юллары турында сөйләштек.
– Марсель, фильмның тизерын үзең дә күргәнсеңдер, тамашачы буларак безгә ошады, карыйсы килә. Үзеңдә нинди хисләр калдырды?
– Фильмның тизеры миңа да ошады. Ләкин артист буларак: «Их, менә монда болайрак эшлисем калган», – дип, кайбер үземнән җитеп бетмәгән кебек урыннарын күрдем. Ә кешеләр: «Илһам абыйга бик охшагансың», – дип әйтәләр.
– Чәчең дә Илһам абыйныкы кебек, куе да, бөдрә дә. Парик кидеңме, әллә үзеңнең дә чәчең шундыймы?
– Үз чәчем дә, парик та түгел. Бу – махсус үстерелгән чәч. Фильм өчен капсулалар ярдәмендә үстерделәр. Парик кидереп караганнар иде, режиссерга ошамады, ул бик сизелә. Үземнекен үстереп карадым, әкрен үсте.
– Капсулалы чәчне фильмда гына киеп, аннары салып куеп булмый. Аның белән көн саен йөрергә туры килә бит. Тормышта ничек кабул итәләр?
– Әйе, хәзер дә шул чәч белән йөрим. Чөнки съемкалар алга таба да дәвам итәчәк. Башта кемдер беренче күргәндә танымады, аптырап калдылар, кемдер көлде. Үземә дә баштагы көннәрдә бик мәзәк булды. Башны мендәргә куеп булмый, капсулалары башка кадала. «Башта кыен була, 5–6 көннән ияләшәсең», – дип әйткәннәр иде әйтүен.
– Хатын-кызларның көзге каршында ни өчен озак кайнашканын, аларның хәлен син хәзер яхшы аңлыйсыңдыр.
– Хатын-кызларга Аллаһ ярдәм бирсен, дидем.

– «Илһам» фильмының шактый өлеше төшерелде, образга кергәнсеңдер инде?
– Эшләнәсе эшләр күп әле, шулай да әкренләп образга кердем. Ике атна тоташ съемкалар булды, озаграк эшләгәндә, кереп китәргә җиңелрәк. Текстларны ятлап куйган идем. Илһам абый ничек әйтер иде икән дип, интонацияне дә алдан ук салырга тырыштым. Баштагы көннәрдә барысын бергә уйлаганда, мезансцена буенча да нәрсәдер онытылып калырга мөмкин. Аннары әкренләп кереп китәсең дә син шушы герой булып яши башлыйсың. Ул ничек әйтер иде икән, дип уйлап түгел, үзең аныңча эшли башлыйсың. Съемкалар тукталып, пауза булып алганнан соң борчылдыра. Образдан чыгасың бит. 10 майдан тагын төшерә башлыйбыз. Анда шактый авыр өлешләре булачак. Уйланып йөрим хәзер.
– Илһам Шакировны уйнаганда үзең өчен җырчының нинди сыйфатларын ачтың?
– Мине иң җәлеп иткәне – Илһам абыйның гадилеге. Әнә шул сыйфаты аркасында ул халык мәхәббәтен яулый алгандыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, беренче урында – аның таланты, тавышы. Ләкин легендар җырчыбызның бүген дә тамашачы күңелендә шундый югарылыкта саклануы гадилегенә дә бәйледер, минемчә. Тормышта аның белән таныш түгел идем. Тапшыруларда гына күрдем, җырларын тыңладым. Тагын бер сыйфаты – үткен теллелеге. Шундый итеп әйтеп куя: үпкәләтмәгән дә, төрттереп тә алган. Аны бит бөтен кеше булдыра алмый. Аннары ул бик чиста, пөхтә киенеп йөргән, гәүдәсен төз тоткан. Мин үзем бераз бөкрәям. Профессиональ яктан ул өйрәнелгән, сәхнәгә чыкканда гәүдәмне төз тотам, ә тормышта бераз бөкрәям. Баштарак съемка вакытында режиссер да исемә төшереп торды, ләкин эшләгәндә бу турыда онытып җибәргәлим. Спортзалда арканы ныгыта торган күнекмәләрне күбрәк эшли башладым. Махсус корсет сатып алдым. Аны съемкалар вакытында да киям.
– Фильмда артист Илһам абый үзе киеп йөргән костюмнан булачак, дигәннәр иде. Чынлап та аның костюмын кидеңме?
– Әйе, аның бер костюмын кидем, ул тизерда да күренә.
– Илһам Шакиров кебек легендар җырчы ролендә уйнау – артист өчен зур бәхет инде ул...
– Бу минем тормышымда бәхетле бер мизгел дип уйлыйм. Әлеге рольгә ничек эләгүемне үзем дә аңламый калдым.

– Марсель, укучыларыбызны иҗат юлың белән дә якыннанрак таныштырыйк әле. Син – Башкортстанда туып үскән егет. Чаллы театрына ничек килдең?
– Чаллы театрына аның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов чакырып алды. Без аның белән заманында Уфада сәнгать академиясендә актерлык һөнәрен бергә үзләштергән идек. Мин Туймазыда театрда эшләдем, ул режиссерлыкка укырга китеп, Казанда эшләде. Чаллы театрына куйгач: «Син монда кирәк», –дип чакырып алды.
– Сине заманында Кариев театрына эшкә алмаганнар икән. Хәзер уңышларыңны күреп: «Их, ычкындырдык», – дип үкенәләрдер әле. Ни өчен алмаганнар иде?
– Мин ул вакытта үпкәләмәдем дә, ни өчен алмаганнарын да әйтә алмыйм. Диплом спектакльләре белән без Казанга килеп, Камал театрында уйнадык. Анда барлык театрлар да карады. «Минем Казанга киләсем килә», – дидем. Кариев театрына барырга куштылар. Бардым. Директор: «Алабыз», – ди, режиссер: «Урын юк», – ди. Шулай итеп Кариев театрына урнаша алмадым. Укуны тәмамлаганда, артист булам, театрда эшлим, дип хыялланасың. Сине бөтен җирдә көтеп торалар дип уйлыйсың. Юк шул, алай түгел. Эшкә алмаулары минем өчен бер күтәрелеш тә булгандыр. Ул чагында хатыным белән очраша идек инде, гаилә кору турында уйлана идек. Бер ел буе бик авыр булды. Ләкин бу авырлыклар үземне җиңеп чыгарга өйрәтте. Тормышта көтеп ятарга түгел, ә бар нәрсәне үзеңә эшләргә кирәклеген аңладым.
– Бер ел буе Казанда кайда эшләдең?
– Башта төзелештә эшләдем. Аннары: «Әйдә, югалып йөрмә», – дип, Камал театрына алдылар. Анда урын булганчы дип монтировкалаучы булып эшләдем. Спектакльләрдә массовкада да уйнадым. Ләкин ул вакытта үзләренең артистларына да рольләр җитми иде. Эшкә урнаша алмадым. Камал театрында эшләү зур тәҗрибә булды, сәхнә тормышын ныклап өйрәндем.
– Син бит – бик матур баритон тавышлы артист. Җырчы булып та китә алган булыр идең...
– Теләгем бар иде. Туймазы театрында эшләгәндә, ел саен икешәр-өчәр көн аншлаг белән концертлар куя идем. Альбом да чыгардым. Җырлар күп яздыра идем. Пандемия башлангач, концертларны да туктаттым, җырлар да яздырмый башладым. Алты ел инде спектакльләрдә генә уйныйм, шунда гына җырлыйм. Башлыйсы килә, бер-ике җыр да бар, яздырырга иде, дип уйлыйм. Ничектер тотына алмыйм. Чыгымнары да күп инде. Мин Туймазыда театрда, радиода, телевидениедә дә эшли идем. Әмма төрле юнәлештә ныклап эшләгәндә барыбер берсенә зыян килә ул, нәрсәдер җитеп бетми. Чаллыда мин тулысынча театрга бирелдем һәм уңышларым да күбрәк.

– Элек уңай рольләрне башкаргансың, хәзер тискәре рольләрне дә еш бирә башлаганнар икән. Кайсы күбрәк ошый?
– Тискәре рольләр уйнау турында хыяллана идем. Гел әйбәт кенә булмый бит. Тискәре рольләрне башкару башта авыррак иде, анда эзләнергә кирәк. Андый рольләрне эшләү кызыграк. «Нигә ул шундый булган?» – дип казынасың. Уңай ягын да табарга тырышам. Кеше бит гел начар һәм усал гына булмый, андый сыйфат ни сәбәпледер килеп чыга. Менә шуны эзлисең.
– Үзеңне режиссер буларак та сынап караганың бар.
– Өч спектакль чыгардым. «Бик сагынсаң әгәр» дигән музыкаль комедия дүрт ел аншлаг белән барды. Пьесасын да үзем яздым, режиссеры да, баш рольдә дә үзем булдым.
– Сиңа режиссер булу күбрәк ошыймы, әллә артист булумы?
– Артист булу күбрәк ошый. Көчле режиссер булыйм дисәң, күп укырга, көчле остаздан тәҗрибә тупларга кирәк. Ләкин мин үземне күбрәк артист дип саныйм.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез