Газетага язылу

Төннән соң көн туа: «ВТ» журналисты МХОдан кайткан егетләр хәлен белеште

Тормыш дәвам итә! Егылсаң да торып басарга, абынсаң да алга атларга кирәк. Елап ятар, күңел төшенкелегенә бирелер чак түгел! Бар көчеңне учыңа җыеп яшәргә кирәк. Махсус хәрби операциядән сәламәтлеген югалтып кайткан егетләр сүзе бу. Бүген алар нихәлләрдә яши? «ВТ» журналисты язмышлары газета битләрендә бәян ителгән батырларның хәлен белеште.

Төннән соң көн туа: «ВТ» журналисты МХОдан кайткан егетләр хәлен белеште
«Татар-информ»

Рамил

Арча районының Апаз авылы егете ул. 2022 елда өлешчә мобилизация башлангач та, үзенә повестка килүен көтә. Әмма аны чакырмыйлар. Дуслары, күршеләре, сыйныфташлары СВОга чыгып китә, ә аны чакырмыйлар. Рамил хәрби комиссариатка үзе бара.

– Казанда заводта эшләп йөргән чагым иде. Минем СВОга китәсемне белгәч, бөтен өй белән еладылар. Әмма егет сүзе бер була, артка чигенмәдем. Тик алты айдан бик каты яраландым. Бик озак госпитальдә дәваланырга туры килде. Аннары мине Казанга кайтарып җибәрделәр, – дип сөйли ул.

Тормышта югалып калмаска нәрсә ярдәм иткән? Рамил бу сорауга ике дә уйлап тормыйча, гаиләм, ди.

– Ирләр булсак та, без дә авырлыклар алдында югалып калабыз. Күңел төшкән чаклар да була. Бу яктан мин бәхетле. Хатыным гел янымда, ике яктан әти-әни терәк булды, – ди Рамил. – Яшермим, монда кайткач, эшне нәрсәдән башларга белмәдем. Шул чакта район социаль яклау бүлеге миңа юл ачты. Алар үз эшемне ачарга тәкъдим итте. Куркып кына ризалашкан идем. Хәзер менә рәхәтләнеп эшлим. Дәүләт ташламады. Социаль контракт буенча 145 мең сум акча алдым. Шул акчаларга кирәкле инструментлар алып, металл эшләнмәләр ясый башладым. Зарлана алмыйм. Дәүләт балаларыма гел ярдәм итеп тора. Аларны бакчага урнаштыру да җиңел булды. Игътибарсыз калдырмаска вәгъдә бирделәр. Хәзер инде, сызланмасаң, шул җитә. Балаларны аякка бастырырга кирәк.

Илфар

Мөслим районының Сөякәй авылы егете Илфар Сәлахов махсус хәрби операция зонасында ике ел була. Шул вакыт эчендә ике тапкыр яралана ул.

– Башта миңа ядрә эләккән иде. Ул чакта аякка басып, кире егетләр янына кайттым. Әмма икенче яралануым тормышны үзгәртте. Минага басып, аяксыз калдым, – ди ул. – Әкренләп яшәргә өйрәнәм. СВОга кадәр программист булып эшли идем. Кире үз эшемә кайта алмадым. Әлегә тернәкләнү курслары узам. Протезга ияләнү җиңел булмады. 20 көн дәвамында йөрергә өйрәндем. Ул чакта аны тотып атасы килгән вакытлар да булды. Әмма гаиләм кулымны селтәргә ирек бирмәде. Башта протез киеп, таяк белән йөрдем. 6 айдан соң, ияләнеп, йөреп киттем.

Илфар үзенә туры килердәй эш эзли. «Улым үсеп килә. Аңа терәк буласым бар. Үткәннәр белән яшәмәскә тырышам. Әле алда бар да яхшы булыр, дип өметләнәм», – ди ул.

Айнур

Әтнә районының Бәхтияр авылы егетенә, өлешчә мобилизация башлангач, чакыру килә.

– Чираттагы бурычымны үтәгәндә, минага бастым. Ул чактагы авыр хәлне үзем генә беләм. Әмма гаиләм, мине көтеп торучы ике сабыем хакына бар авырлыкка да түздем, – ди ул. – Хәзер инде өч бала әтисе. Протезга да ияләндем. Тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк. Ничек инде күңелсезләнеп була? СВОга кадәр эшләгән оешмага кире кайттым. Элек машина йөртүче булып эшләсәм, хәзер мине башка эшкә күчерделәр. Шөкер, кире какмадылар. Эшем барга сөенәм, зарланганым юк. Дәүләт җитәкчеләрен дә борчырга тырышмыйм. Бездән авыр хәлдәге егетләр бар, дим. Алар безгә кайткан чакта ярдәм итте инде. Ә хәзер үзебезгә яшәргә өйрәнергә вакыт. Йомышыбыз төшсә, СВО ветераны булгач, беркайчан да кире бормыйлар. Бер генә теләгем бар: тизрәк тегендәге егетләр исән-имин әйләнеп кайтса иде.

Булат

Кукмара егете Булат Нәҗипов Казан танк училищесын тәмамлаган. 2024 елда егетнең кулы өзелә, башына ядрә тия.

– Ул чакта миннән бернинди дә хәбәр булмагач, якыннарын кара кайгыга баткан. Дүрт көн эзләгәннәр. Хатыным Эльвина 4 айлык бала белән эзләргә чыккан. Яраланучылар исемлегендә бары тик фамилиям генә дөрес булган. Хатыным мине госпитальдән эзләп тапты, – дип сөйли Булат.

Ютазы кызы Эльвина шул чакта күкрәк баласын әти-әнисенә биреп җибәрә дә ире янында кала.

– СВОдан яраланып, имгәнеп кайткан ирләргә хатыннарының ярдәме бик кирәк. Никадәр көчле булырга тырышса да, Булат үзен бик озак кабул итмәде. Мин аны гел үсендереп тордым. Ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиевне үрнәк итеп күрсәттем. Әмма һәр кеше авырлыкларны үзенчә кичерә. Булат баштарак хәтта урамга да чыгарга читенсенде. Аңа да, безгә сынаулар аша узарга, түзәргә, чынбарлыкны кабул итәргә туры килде, – ди хатыны.

Булат хәрби комиссариатка эшкә кергән.

– Күңелемә якын өлкәдә эшлим. Үземне кирәкле саныйм. Әнә шул хисләр мине яшәтә дә инде, – ди Булат.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой рос

Көн хәбәре