Газетага язылу

«Өчәү бит әле мендәрең»

Җәй җитүгә, авылларда «гастролер»лар ешая. Бу арада гына да әле металлолом, әле каз йоны-мамыгы җыябыз дип, өй борынча йөрүчеләр берничә булды.

«Өчәү бит әле мендәрең»

– Кичә генә бер партиясе йөргән иде бит инде. Шулкадәр каз мамыгы, йоны белән нишлиләрдер? Авылда көн саен каз өмәсе була дип беләләрме әллә? Көз көне йөрсәләр дә, аңлар идек, – диештек.

Ялгыз яшәүче өлкәннәр андый сатып алучылардан шактый курка, шикләнә. Капкасын ук бикләп куючылар да, алар кергәнче дип, йомыш табып, өйләреннән чыгып китүчеләр дә бар. Белеп куркалар, белеп шикләнәләр. Төрле хәлләр турында ишетеп, укып, карап торабыз лабаса.

– Алар бит бер алдыңа, биш артыңа төшә. Бир дә бир, дип бәйләнә. Берсенең дә буш чыгып китәсе килми, – дип, бу юлы да ипи чиратында әллә никадәр вакыйгаларны искә алдык.

– Капчык төбендә калган йон бар иде, шуны биреп котылмакчы булдым. Үзләренең үлчәүләре дә юк, куллары белән күтәреп, чама белән ярты килограмм бар инде бу дип, 300 сум акча биреп киттеләр. Бездән күптән түгел генә йонның килограммын 1200 сумга алдылар дигәнне аңламаганга сабыштылар. Барыбер аунап йөри, дип, бирдем инде. Аңа гына да риза түгел әле алар, юып элгән, кибә торган йонымны күреп алдылар бит. Сат инде, дип җаныма төштеләр. Көз көне тагын юарсың, диләр. Әллә юуы җайлы дип беләсезме дип, көчкә котылдым...

– Алар килгәнне күргәч, тиз генә киендем дә ипигә дип чыгып киттем. Бер юлы шулай каз йоны, мамыгы сорап кергәнен өйдән чыгарып җибәрә алмыйча тилмердем. Каз-үрдәкләр асрамыйм, дип тә карыйм. Иске мендәр булса да бир, ди. Иске мендәрләрем дә юк дигән идем, менә монда өч мендәрең бар бит, сиңа өчәү нәрсәгә дип, мендәрләрем өстенә менеп үк утырды... Шуннан бирле шикләнәм, куркам алардан. Юк дигәнне дә аңламый  бит алар...

Бәйләнчек сатып алучылар гына түгел, бәйләнчек сатучылар да еш кунак авылда. Бигрәк тә безнеке кебек кечкенә авылларда иркенләп, шәбәеп, әрсезләнеп йөриләр. Кайберсе, дөрес, капканы ача да: «Хуҗалар өйдәме?» – дип сорый. Аларына нәрсәдер әйткәнче: «Бернәрсә дә кирәкми, алмыйбыз да, бирмибез дә», – дисәң, кереп тормый. Бәйләнми дә. Ә кайберсе, рөхсәтсез-нисез, өй түреңә кадәр кереп җитә. Авылда андый хәлләр дә булгалап тора.

Бер елны, тавыш ишетеп чыксам, чегән хатыны кухняга кадәр кергән иде инде. Ә чегәннәрдән мин бөтенләй куркам. Нигәдер гипнозга тиз бирешәм. Шуңа күрә андый кергән кешеләр белән күтәрелеп карамый гына сөйләшергә тырышам. Бу да каз йоны сорый. Берничә ел инде каз асрамыйбыз, искеләрен тапшырып бетердек, дим, гадәттәгечә, аска карап. «Күземә кара, нигә аска карап сөйләшәсең?» – ди бу. Тиз генә котылырга кирәген аңлап, «Чыгып китегез», – дим. Юк, чыгарга уенда да юк, һаман эчкәрәк кермәкче була, һаман күзенә карарга куша. «Ирем полициядә эшли, хәзер кайтырга тиеш», – дигәч тә әле, русчалап, каргый-каргый чыгып китте. Никадәр генә батырайсалар да, шулай йөрүчеләр «полиция» дигән сүздән шактый шүрли әле, шөкер.

Үткән җәйдә тагын шул сүзне кулланырга туры килде. Ишегалдында машина караучы ирем янына кергән төрле инструментлар сатучы ир-ат, тәрәзәдән күреп, мине дә чакырып чыгарды. «Бер стакан сөт бирегез әле», – ди. Сөт янына ризыклар да куйдым, ишегалдында – эскәмиядә генә тамак ялгады бу. Рәхмәт әйтте. Бераздан карасам, һаман да шунда. Иремә әле бер, әле икенче инструментын күрсәтә-күрсәтә, нидер сөйли. Тыңлаганында-тыңламаганында, кирәкми, диюендә дә эше юк. Иремдә корал кайгысы түгел, машинасын тиз арада ремонтлап бетерергә кирәк. Ә теге ир-ат аңа тын да алырга ирек бирми. «Очсызлы гына – унбиш меңгә генә, бик тә шәп», – дип, ниндидер корал алырга кыстапмы-кыстый. Артык күпкә киткән реклама кирегә эшли башлый шул. Өстәвенә балга ябышкан чебен кебек бертуктаусыз «безелди» башласалар, үзеннән-үзе шикләндерә. Түзмәдем, башта әйбәтләп әйттем, эшләргә комачаулавын да, кирәкми диләр бит сезгә, дип тә аңлаттым. Тыңламый да, ятлаган сүзләрен сиптерә генә. Телефонны кулга алып, чыгып китмәсәгез, хәзер полициягә шалтыратам, дияргә туры килде. Нәрсәгәдер бу сүзләремә тиз ышанды. Җәлт генә коралларын җыеп, үз телендә нәрсәләрдер укынып, дулап чыгып китте.

Әрсезләргә үз телләрендә – бераз әрсезләнеп, усалланып җавап бирергә дә кирәктер. «Авыл» дип, бик батыраймасыннар әле. Әдәп саклап торсаң, соңгы мендәреңне алып чыгып китәргә дә күп сорамаслар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре