11 яшьлек кызның һәлак булуына гаепле хатын-кызны 5,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

  Әлеге хатын-кыз исерек килеш квадроцикл руленә утырып, юл кырыендагы йорт корылмасына килеп бәрелгән.

Югары Ослан районы прокуратурасы 11 яшьлек кызның һәлак булуына гаепле хатын-кызга карата җинаять эшен карап тикшерүне төгәлләгән. Суд аны “исерек хәлдә транспорт чарасын идарә итүче затның, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән кеше үлеменә китерүе” статьясы буенча гаепле дип таныган.

Суд узган елның июнь аенда Ключищи авылында 52 яшьлек исерек хатын-кызның, квадроцикл руленә утырып, танышын һәм ике баласын пристаньга китереп куймакчы булуын билгеләгән. Асфальт юлга чыккач, квадроциклы юл кырыена төшеп, бер йортның хуҗалык корылмасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә 11 яшьлек бала шундук һәлак булган, калган пассажирлары җәрәхәтләнгән.

Хатын-кыз үзенең гаебен тулысынча танып, 2,4 миллион сум күләмендә мораль зыян өчен түләгән. Суд аны, 5 елга сынау срогы белән, 5,5 – ирегеннән, шулай 2,5 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан идарә иткән. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Моңа кадәр Ключищида квадроцикл рулендә авариягә очраган хатын-кызның Казан ЖБИ заводы директоры булуы турында хәбәр ителде. Һәлак булган баланың әти-әнисе судьядан хатын-кызны төрмәгә утыртмаска сораган.


Фикер өстәү