“Татфак”та яңа программалар булдырылган

20 июньнән югары уку йортларында документлар кабул итү башлана. Югары уку йортлары абитуриентларга яңа юнәлешләр, заман таләпләренә туры килүче программалар тәкъдим итә.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филологик белем бирү белән бергә өстәмә белгечлекләр алу мөмкинлеге дә бар. Уку йорты замана таләпләренә туры килерлек яңа юнәлешләр, уку программалары тәкъдим итә. Институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә яңа уку елыннан “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” программасы ачыла. Шулай ук институт полилингваль мәктәпләргә белгечләр дә әзерли. Быелдан бу юнәлештә “Инглиз теле һәм музыка”, “Инглиз теле һәм рәсем сәнгате” белгечләрен әзерләү буенча яңа программалар тәкъдим ителә. Бу юнәлешләргә барлыгы 65 максатчан (целевой) урын каралган. (“Инглиз теле һәм музыка” – 25, “Инглиз теле һәм рәсем сәнгате” – 25, “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” – 15).


Фикер өстәү