КФУда татар теле белән бәйле белгечлекләр буенча гаризалар кабул итү тәмамлана

КФУ абитуриентлары «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика», «Педагогик белем: Татар теле һәм әдәбияты, Инглиз теле» белгечлекләре буенча гаризаны 3 августка кадәр генә бирә ала. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.

«Хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына гаризалар кабул итү бара. Көндезге бүлеккә 3858 гариза бирелгән. Кайбер юнәлешләр буенча конкурс аеруча зур. Әйтик, „педагогик белем: рус теле һәм әдәбияты“ белгечлеге буенча 12 бюджет урынына 557 гариза алынган. «Педагогик белем: Инглиз теле һәм икенче чит тел» белгечлеге буенча 10 бюджет урынына 468 гариза кабул ителгән», — дип билгеләп үтте ул.

«Дизайн» белгечлеге буенча 7 бюджет урынына 229 укучы дәгъва кыла. Абитуриентлар игътибарына шуны әйтәсем килә, татар теле белән бәйле юнәлешләр буенча документлар кабул итү 3 августта тәмамлана», — дип ассызыклады Рәдиф Җамалетдинов.

 


Фикер өстәү