Рәдиф Җамалетдинов: «Безгә татар журналистлары кирәк»

Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Татмедиа» белән берлектә төзелгән «Гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» программасына 25 бюджет урыны бар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Юнәлешнең төп үзенчәлеге –  журналистика буенча гамәли дәресләрнең күп булуы. Студентлар беренче курстан ук төрле редакцияләрдә практика уза башлаячак.

– Кабул итү кампаниясе 25 июльгә кадәр дәвам итә. Институтта барлыгы 460 бюджет урыны бар. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 39га күбрәк. Студентларны 600дән артыграк түләүле урыннарга кабул итәчәкбез, – диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, журналистикага бәйле барлык фәннәрне һәм практика өлешен Татарстанның тәҗрибәле журналистлары алып бара. Студентлар биш көн институтта укып, атнаның бер көнендә республиканың төрле редакцияләрендә практика узалар.

– Соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан татар матбугатын үстерү буенча зур бурыч куелды. Бүген татар телле журналистларга республикада ихтыяҗ зур. Безнең төп максатыбыз – татар телен, әдәбиятын камил белгән балаларны журналист итү, – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Әлеге программага гаризалар күбрәк Татарстаннан килә. Шулай ук башка төбәкләрдән дә бар. Бүген  Башкортстаннан – 4, Киров өлкәсеннән – 2, Кырым Республикасыннан, Әстерхан, Оренбург һәм Пермь өлкәләреннән берәр гариза кабул иткәннәр.

Татар журналистикасы бүлеге студенты Зилә Дәрҗемәнова әйтүенчә, үзебез эшләп карау, тәҗрибәле журналистлар белән аралашу, алардан өйрәнү бик кызыклы һәм файдалы. «Бер яктан, тел һәм әдәбият буенча белемнәрне арттыру, икенче яктан, журналистика буенча гамәли күнекмәләр алу киләчәктә бик уңышлы булыр, нәтиҗәсен күрсәтер дип уйлыйм», – ди Зилә.

КФУда  журналистика белән кызыксынган, сәләтле балаларны көтәләр. Үз язмышларын татар журналистикасы белән бәйләргә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек бит бу.

                                                                                             Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү