Казандагы давыл нәтиҗәләре: җимерелгән түбәләр, ауган агачлар

Татарстан башкаласында бүген көчле яңгыр һәм җил булды. Нәтиҗәдә, шәһәрнең төрле почмакларында гадәттән тыш хәлләр булган.

Көн уртасында ике хатын-кыз һәм бер бала, автомобиль өстенә агач ауган дип хәбәр иткән идек. Нәтиҗәдә, алар хастаханәгә озатыла.

12.48 сәгатьтә балкон рамасы кубып төшә, бу хәл Адоратский урамында була. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

12.55 сәгатьтә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе бинасыннан түбәнең бер өлеше очып китә. Түбә өч җиңел автомобиль өстенә төшкән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Зинин урамында агач машиналар өстенә ауган, электр үткәргечләр өзелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Тагын ике агач Академик Павлов һәм Габишев урамнарында ава. Бу очракларда да берәү дә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү