Татарстанда көчле җилнең аянычлы нәтиҗәләре ачыкланды: түбәләр «очты», агачлар ауды, машинага һәм кешеләргә зыян килде

Республикада көчле җил-давыл аркасында берничә бинаның түбәсенә зыян килгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Әйтик, Казанда “Барионикс” сәүдә-күңел ачу бинасының түбәсе кубарып ташлану сәбәпле, шул тирәдә куеп калдырылган дүрт машина зыян күргән.

Нурлатта көчле җилдән Хузин исемендәге спорт комплексы түбәсенең бер өлеше җимерелгән. Түбә калайлары автомобиль өстенә килеп төшкән.

Моннан тыш давыл Казанның Родина урамындагы 24нче йорт, Кукмарада – 1 нче гимназия, Ошторма Юмья авылында – мәктәп, Кама Тамагы районында – Столяров исемендәге Мәдәният йорты түбәләрен куптарган. Инде килеп, Татарстан Милли музее түбәсенә зыян салынган.

Шул ук вакытта кичә Казанда, Чаллы һәм Зәй районнарында автомобильләр өстенә 5 агач ауган. Татарстан башкаласының Туристлар урамында бер ир-атның өстенә агач авып, аягын сындырган.

Әле тагын Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Мамадыш, Зәй, Лаеш, Бөгелмә, Югары Ослан һәм Биектау районнарында барлыгы 43 агач ауган.

Көчле җил самолетлар очышына да кырын суккан. Петербургтан Түбән Новгородка очучы авиалайнер Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Шулай ук Домодедоводан Түбән Новгородка очучы самолет да Казанда “тукталыш” ясап алган.


Фикер өстәү