«Йорт һәм ике машина янды»: терәлеп торган күршеләрендәге янгын Данир Сабировларга да зыян салган

Юмор остасы Данир Сабировның терәлеп торган күршеләрендә бүген иртән коточкыч янгын чыккан. Данир Сабиров йортының да түбә кырые янган, балалары бик нык курыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут икенче як күршеләренә күчәргә өлгергән. Артист коточкыч кадрлар белән Телеграм-каналында бүлешә. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

«Аллам сакласын, бу арада гел ниндидер вакыйгаларга юлыгып торам. Иртән уяндым да күреп алдым… Менә күрәчәгең булса…Күршем Ирек абыйга бик авыр инде. Кызы һәм оныгы яраланды. Йортлары һәм 2 машинасы янып бетте. Мин янгынны күрү белән, сарайдан шланг алып суздым һәм, янгын сүндерүчеләр килгәнче, үз йортымны суытып тордым. Тик түбәсе барыбер янды. 8 ел элек Ринат исемле янгын сүндерүче булып эшләгән дустым: «Әгәр күрше йортта андый-мондый хәл чыкса, иң беренче якындагы йортларны суытырга кирәк», – дип әйткән иде. Әле дә тыңлаганмын һәм ул әйткәнчә эшләдем. «Җил булса, сезнең йортыгыз да янар иде», – дип әйттеләр янгын сүндерүчеләр. Аллаһ саклады. Булдыра алганча күршеләремә бергәләп ярдәм итәрбез инде, язылучыларым», – дип язган җырчы.

Җырчының видеоларын карагач, артистның күпсанлы язылучылары арасында мошенниклар активлашып киткән. Алар видео янындагы комментарийларда халыктан акча сорап яза һәм реквизитларын калдыра.

«Дуслар, ярдәм сорап язалар икән мондагы комментарийларда, ышанмагыз! Бу – мошенниклар! Күршеләремнең реквизитларын белгәч, мин сезгә үзем хәбәр итәрмен» – дигән Данир Сабиров.


Фикер өстәү