Татарстанда көчле җил ике авыл мәктәбенең түбәсен өлешчә куптарып ташлаган

Республиканың Әгерҗе районында ике мәктәп һәм бер мәдәният йорты түбәләрен көчле җил җимерде. Өч хәтәр турында мәгълүмат 112 номерына килде.

Салагыш авылында 160 кв.м мәйданлы җирле мәктәпнең түбәсе җимерелде.

Шундый ук хәл Тирсә авылында да булды. Биредә дә җирле мәктәпнең түбәсен көчле җил өлешчә кубарып алган. Моннан тыш, шул ук авылда җирле мәдәният йорты бинасы зыян күрде: бинадан җил 80 кв.м мәйданлы түбәне куптарган.

Барлык өч инцидентта да зыян күрүчеләр булмаган, торгызу эшләре район хакимияте контролендә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, ТР архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белән мәгълүмати хезмәттәшлек оешкан төстә алып барыла.


Фикер өстәү