Кукмара районында төнлә сарай янган

Кукмара районында төнлә сарай янган. Бу хакта районның 117 янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

22 августта 1: 44 сәгатьтә 117 янгын сүндерү һәм коткару элемтәсе пунктына югары Көннәш авылының бер хуҗалыгында янгын турында хәбәр килә.

Янгын урынына килеп җиткәч, 25 кв.м мәйданда сарай януы һәм янгын чыккан урыннан бер метр ераклыкта урнашкан мунчага ут кабу куркынычы булуын ачыклыйлар. Йорт хуҗалары сарай эчендә тереклек тә, кешеләр дә булмавын әйтә.

Янгын нәтиҗәсендә сарай янып бетә. Янгын сүндерүчеләр күрше хуҗалык корылмаларына һәм торак йортларны янгыннан саклап кала алган.


Фикер өстәү