Кукмара районында балалар бакчасында янгын чыккан

Янгын сүндерүчеләр төнлә белән Кукмара районының Адай авылында балалар бакчасында чыккан янгынны сүндергән.

26 гыйнварда төнге сәгать 00.45тә 117нче янгын сүндерү-коткару частенә Адай авылында балалар бакчасы яну турында хәбәр алына.Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару частенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын телләре балалар бакчасының тышкы ягын чорнап алган, алга таба утның бөтен бинага таралу куркынычы була.

Янган урын 1 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.


Фикер өстәү