Тикшерүчеләр фатир алырга булышкан

Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре,

Чаллы хакимияте белән берлектә, шәһәрдә яшәүче күпбалалы ана – Виктория Орлова гаиләсенә ике фатир ачкычы тапшырган. Тикшерү идарәсенә бер иҗтимагый оешмадан Орловлар гаиләсенең үтә авыр шартларда яшәве турында мәгълүмат кергән.  Виктория ханым 10 бала тәрбияләп үстерә икән. 9ы – балигъ булмаган бала. Гаилә соңгы ике елда тулай торакның 20 кв метр мәйданлы ике бүлмәсендә яшәгән. Төпчек сабыйга әле яшь ярым гына. Тикшерүчеләр бу хәлне игътибарсыз калдыра алмыйча, республика җитәкчелегенә гаиләгә торак бирү мөмкинлеге мәсьәләсен карау тәкъдиме белән чыккан. Татарстан җитәкчелеге гаиләне аерым контрольгә алган. Нәтиҗәдә күпбалалы анага социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йорттан ике фатир (барлык мәйданы – 200 квадрат метр чамасы) бирелгән.


Фикер өстәү