11 меңнән артык кеше вакцинацияләнгән

Татарстанда инде 11384 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Шул ук вакытта әле 2016 кеше генә ике уколны да алган. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, республикага 13442 доза вакцина кайтарылган. Әлегә шуның 84,7 проөенты кулланылган.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, бу атнада төбәкләр COVID-19 инфекциясеннән тагын 2 миллион доза вакцина алачак. Илебездә коронавирустан уйлап табылган өченче вакцина да озакламый әйләнешкә керәчәк. Аның вакцинация эшен киңәйтүгә, мөмкинлекләрен арттыруга ярдәм итүе күздә тотыла. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, Чумаков исемендәге үзәк эшләгән вакцинаны теркәүгә документлар алынган инде. Аны җитештерүгә 2 миллиард сумнан артыграк акча да бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү