Әҗәтне әҗәт белән түләү авырлаша

Хәзерге глобаль финанс системасы кызык төзелгән бит: үзәк банклар күпләп акча баса, аны түбән процентлар белән яисә процентсыз диярлек коммерция банкларына өләшә, банклар компанияләрне кредит белән коендыра. Бизнес элек алган әҗәтләрне түли алмас иде (ни дисәң дә глобаль кризис бара, җитештерү түбәнәя бит), рефинанслау дигән могҗиза ярдәмгә килә. Элекке әҗәттән зуррак әҗәт аласың да искесеннән котыласың.

Әҗәтең процентлар белән акрын гына үсә, әмма аны түләү берничә айга яисә елга кичектерелә. Яңадан түләү вакыты килеп җитсә дә, куркыныч түгел, тагын рефинанслыйсың. Россия компанияләре һәм бизнесы тышкы базардан валюта әҗәтләре алу хисабына бөлмичә яши шуңа күрә. Иң зур куркыныч – әҗәт базарын бикләү, рефинанслауны туктату. Россияне шуның белән куркыталар да инде. Санкцияләр дигәндә, тышкы базардан әҗәт алу юлларын бикләүне күз алдында тоталар. Байден Мәскәүгә тышкы базардан әҗәткә валюта алуны туктатмас микән дигән шик кимерә Россия сәясәтчеләренең йөрәген. Трамп моны эшләмәде, мөгаен, Байден да эшләмәс, дип юата элиталар үз күңелләрен. Ихтимал, чынлап та Байден финанс базарында Россиягә куәтле чикләүләр кертмәстер, чөнки процент белән акча эшләү мөмкинлеге югалачак. Россиянең финанс базарларында процентлар югары, шуңа күрә анда доллар һәм евро биетү янкилар өчен дә, европалылар өчен дә файдалы.
2020 елның ахырында Россия компанияләренә әҗәтләрне көнбатышта рефинанслау кыенлашкан шулай да. Банклар һәм корпорацияләргә әҗәтләрнең бер өлешен бурычка алмыйча гына түләргә туры килгән. Дүртенче квартал нәтиҗәләре буенча корпоратив секторга 11 миллиард долларлык тышкы әҗәтне үз кесәсеннән чыгарып салырга туры килгән. Икенче төрле әйткәндә, банклар һәм компанияләргә түләү вакыты җиткән тышкы әҗәтнең яртысын гына рефинансларга мөмкин булган. Мондый кыенлык соңгы сигез кварталда беренче тапкыр туган. 2019 елда Россия бизнесы барлык тышкы әҗәтен йөз процентка рефинанслап килгән, кредит алып түләгән ягъни. 2020 елның беренче өч кварталында да шуны куганнар. Соңгы кварталда гына көймә комга терәлгән.
Бурычларны яңа әҗәт белән түләү хәзерге шартларда отышлы дип санала, чөнки акча күп басыла, аны торган саен түбәнрәк процентлар белән өләшәләр. Әҗәт алып син алга китмисең, билгеле, чөнки җитештерүне арттыру яисә яңа технологияләр өчен тотылмый акча, кредитны гына каплый. Үлмисең дә, терелмисең дә инде, икенче төрле әйткәндә. Бизнес менә шулай ярым үле, ярым тере халәтне ярата.
Байден санкцияләрне көчәйтсә, яисә көнбатышта финанс сәясәтен катыландырып акча басуны киметсәләр, бизнеска алган әҗәтләрне эшләгән акча хисабына түләүне дәвам итәргә туры киләчәк. Бу акчасыз калуга һәм бөлүгә китерергә мөмкин. Әгәр җитештерүгә турыдан-туры инвестицияләр ясалса, технологияләр камилләшү һәм җитештерүне арттыру хисабына вазгыятьне көйләп булыр иде, мөгаен. Әмма туры инвестицияләр көтелми. Үткән ел Россиягә читтән турыдан-туры инвестицияләр 26 тапкыр кимегән. Бу 1994 елгыдан да начаррак.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү