Кредит каникулы: аннан ничек файдаланырга?

Хәзер инде кредитка да өмет юк! Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттыргач, күпләр әнә шулай дип көрсенде. Бу аңлашыла да. Шушы яңалыкка бәйле рәвештә банклар барлык төр кредит ставкаларын ике тапкыр арттырып куйды. Шул рәвешле бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм иткән кредит рәсмиләштерү дә хәзер күпләрнең көченнән килми. Ай саен кредит түләп яшәүчеләрнең исә – үз кайгысы. Алга таба бурычымны вакытында түләп бара алырмынмы, моңа кадәр рәсмиләштергән кредитларның да cтавкасын арттырып куймаслармы, дип борчыла алар.

Дума яңа кредит каникулы турында закон кабул иткән

Тота-каба ябышма

Дөрес, бу көннәрдә күпләрнең күңелен юатырлык яңалык ишетелде әле үзе. Россия Президенты Владимир Путин кредит каникулы турында яңа закон имзалады. Ул килеп туган вазгыять аркасында матди авырлык кичергән кешеләрнең кредит буенча айлык түләвен 6 айга кадәр кичектереп тору яки аның күләмен киметүне күздә тота. Бу быел 1 мартка кадәр рәсмиләштерелгән барлык төр кредитларга кагыла. Аннан пандемия чорында кредит каникулы алган кешеләр дә файдалана ала.

Бу хәбәрне ишетүгә, күпләр җиңел сулап куйгандыр. Әмма юрист Илнур Гарифуллин фикеренчә, кредит каникуллары алам дип, банкка бүген үк чыгып йөгерергә кирәкми. «Закон әле бу көннәрдә генә үз көченә керде. Банклар өчен дә зур яңалык булды ул. Аларның болай да эше күп иде инде. Бер белгеч көненә уртача 15ләп килешү эшкәртте. Кредит каникулы да кертелгәч, эшләре бермә-бер артты. Шуңа күрә алар сезнең гаризаны бу көннәрдә генә эшкәртеп өлгермәскә дә мөмкин. Өстәвенә, кредит каникулы алыр алдыннан соңгы бер айда керемнәрегезнең шактый кимүен раслау өчен дә бераз вакыт үтү кирәк. Бу урында шунысын да искәртәсем килә: пандемия чорында кредит каникулыннан файдалану өчен, айлык керемнәрен киметеп, ялган белешмә ясатучылар да булды. Мондый акылсыз адымга барудан бер файда да юк. Банклар бу белешмәне барыбер тикшерәчәк. Андагы саннарның дөреслеккә туры килмәвен ачыклагач, банк сезнең гаризаны караудан баш тартачак», – ди юрист.

«Кредит каникулы» дигән төшенчә безгә, дөрестән дә, яхшы таныш. Хәтерләсәгез, пандемия чорында матди авырлык кичергән кешеләргә дә кредит буенча айлык түләүләрен вакытлыча кичектереп торырга рөхсәт иткәннәр иде. Илнур Гарифуллин сүзләренә караганда, кредит каникулларының пандемия вакытындагысы да, соңгысы да – килеп туган вазгыять аркасында кертелгән ярдәм чаралары. Юрист әлеге кредит каникулын гадәти ипотека каникулы белән бутамаска куша. «Ипотека каникулы турында» 76 нчы федераль закон бездә күптән гамәлдә. Кирәк чакта аннан ипотека кредиты алган һәркем файдалана ала. «Шуңа күрә айлык түләүләрне кичектереп торырга җыенсагыз, бу мөмкинлекне запаста калдырып, яңа имзаланган закон нигезендә кертелгән кредит каникулыннан файдаланыгыз», – ди юрист.

Яңа кертелгән каникулның тагын бер үзенчәлеге бар. Аннан фәлән суммага кадәр кредит алган кешеләр генә файдалана ала (тулырак – «сорау-җавап»та. – Д.Г.). Монда чамадан тыш зур суммадагы кредитлар турында сүз бармый. Бу аңлашыла да. Кредит каникулы нәкъ менә халыкның матди авырлыклар кичергән, ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлешенә ярдәм итү өчен кертелә дә бит инде.

Бер яхшының бер начары булган кебек, әлеге мөмкинлекнең дә тискәре яклары шактый. Шуңа күрә Илнур Гарифуллин, кредит каникулыннан файдаланганчы җиде кат уйлап, бер кат кисәргә киңәш итә.

– Каникул алган кешенең автомат рәвештә кредит тарихы бозыла. Бу исә киләчәктә яңа кредит алырга туры килсә, яки булган кредитны рефинансларга уйласаң, кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин дигән сүз. Кредит каникулыннан файдаланган кеше, ким дигәндә, ярты ел дәвамында яңа кредит рәсмиләштерә алмаячак. Ник дигәндә, бу яллар сезнең айлык түләүләрне вакытында түләп бара алуыгызны шик астына куя, – ди юрист. – Күргәнегезчә, кредит каникулы авыртуны баса торган дару кебек: аны сызлауга түзәр чама калмаса гына эчәргә кирәк. Шушы мизгелдә авыртуны басып торса да, киләчәктә барыбер берәр тискәре йогынтысы килеп чыгачак. Шуңа күрә кредит каникулыннан башка чара калмаганда гына файдаланырга кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый дип кенә, тота-каба ябышырга кирәкми.

Банкта сакланса хәерле

Үзәк банк төп ставканы 20 процентка кадәр арттыргач, күпләр гамәлдәге кредит ставкалары да артмасмы, дип борчылды. Яшен тизлегендә әнә шундый имеш-мимешләр таралган иде. Әллә ни озак баш ватарга туры килмәде үзе. Россия Президенты Владимир Путин моңа кадәр рәсмиләштерелгән кредит ставкаларын үзгәрешсез калдырырга кушты. Ләкин бу бары тик ипотека кредитларына гына кагыла. Калган төр кредит ставкалары турында әле дә булса анык кына җавап юк.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, бу очракта борчылырга җирлек юк.

Юрист Роман Архипов: «Банкротлыктан куркырга кирәкми»

– Әгәр сезнең ипотека, куллану яки автокредитыгыз бар икән, сезнең кредитның процент ставкасы артмаячак. Аны ничек түләгән булсагыз, алга таба да шулай түләп барачаксыз. Яңа кредит рәсмиләштергән очракта гына аны шушы чамадан тыш зур ставкалар белән бирәчәкләр. Дөрес, дәүләт ярдәме белән тормышка ашырылган ташламалы ипотека программасы әле дә гамәлдә. Аңа эләгә алсаң, бик яхшы. Юк икән, кредитны 15–20 процент белән алырга туры киләчәк. Мондый ставка белән кредит рәсмиләштерү отышлы түгел, билгеле, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Ил башлыгының рәсми боерыгыннан соң, «Саклык банкы», «ВТБ», «Альфа-банк» кебек эре банклар клиентларын беренчеләрдән булып тынычландырырга ашыкты – гамәлдәге кредит ставкалары артмаячак. Бүген әлеге банкларда ипотеканы 15–20 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин. Кертемчеләргә исә акчаларын 23 процентка кадәр ставка белән сакларга тәкъдим итәләр.

– Соңгы 22 елда икътисадтагы дүртенче кризис инде бу. Соңгы тапкыр мондый югары ставкалар 2014 елда күзәтелгән иде. Ул чакта төп ставка 17 процентка кадәр күтәрелде. Аннары 1,5 ел эчендә ул акрынлап төшеп бетте. Төп ставка югары булганда икътисадның үсә алмавы көн кебек ачык. Шуңа күрә бу – вакытлы күренеш, – ди Фәнис Хөсәенов. – Безнең халыкның 80 процентының банкта кертемнәре юк. Булган очракта да алар өчен куркырга кирәкми. Алар банкларда тулысынча саклана. Сез аны теләсә кайсы вакытта ала аласыз. Әмма бу акчаны кая куярга? Аңа 10 телевизор яки 100 килограмм карабодай сатып алудан ни мәгънә? Шуңа күрә ашыгып карарлар кабул итмәгез. Сабыр булыгыз.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов та бүгенге шартларда артык хискә бирелмәү яклы. Якын арада ипотека рәсмиләштерергә җыенган кешеләргә бераз көтәргә киңәш итә. Ник дигәндә, төп ставка арту белән барлык төр кредит ставкалары гына түгел, торак бәясе дә котырып үсәчәк. Кертемчеләрдән дә аек акыл сорала.

– Депозит ставкаларын кертем срогы беткәч кенә яңадан карарга була. Килешүне вакытыннан алда өзгән очракта кертем ставкасы 0,1 процент кына булырга мөмкин. Шуңа күрә кертемнең срогы тулганчы көтәргә, аннары инде банклар тәкъдим иткән депозит ставкасы белән яңадан килешү төзергә кирәк, – ди Илгизәр Гайнетдинов. – Бүгенге вазгыятьтә акчаны банкта саклауны дәвам иттерергә кирәк. Ник дигәндә, акча алсаң да югала. Аны хәзер доллар, еврога алыштырудан мәгънә юк. Банктагы кертемнәрнең 1,4 миллион сумга кадәр өлеше иминиятләштерелгән. Банклар банкротлыкка чыккан очракта да кешегә кертемнәренең әнә шулкадәр өлеше тулысынча түләнәчәк.

 

Cорау – җавап

Кредит каникулы турында кыскача

Кемнәргә бирелә?

– Гади халык, кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы вәкилләре.

Нинди кредитларга кагыла?

– 2022 елның 1 мартына кадәр рәсмиләштерелгән барлык төр (ипотека, куллану, автокредит) кредитларга.

Пандемия чорында кредит каникулыннан файдаланган булсаң нишләргә?

– Яңа кредит каникулыннан андый кешеләр дә файдалана ала

Күпме вакытка алып була?

– 6 айга бирелә. Аны иртәрәк тә тәмамларга була. Моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нидән гыйбарәт?

– Кредит буенча айлык түләүне вакытлыча туктатып тору яки берничә айга аның күләмен киметү. Моны банк түгел, кредит түләүче кеше үзе сайларга тиеш. Уйламаганда мөмкинлекләр килеп чыкса, каникул вакытында да кредитны тулысынча ябарга яки аның бер өлешен капларга мөмкин.

Аны алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

– Кредит каникулы бирүне сорап мөрәҗәгать иткән көнгә бер ай кала кешенең айлык керемнәре, ким дигәндә, 30 процентка кимегән булырга;

– кредит күләме билгеләнгән максималь чиктән артмаска;

– кеше исемендә түләнеп бетмәгән башка кредитлар булмаска тиеш.

Нинди максималь чик билгеләнгән?

– Ипотека кредиты – 2 миллион сум;

– автокредит – 600 мең сум;

– шәхси эшмәкәрләр өчен куллану кредиты – 300 мең сум;

– физик затлар өчен куллану кредиты – 100 мең сум;

– физик затларның кредит карталары буенча – 100 мең сум.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

– Үзең кредит алган оешмага.

Кайчан мөрәҗәгать итәргә?

– 2022 елның 1 мартыннан 30 сентябренә кадәр.

Нинди документлар кирәк?

– 2021–2022 ел өчен 2-НДФЛ белешмәсе;

– Мәшгульлек үзәгеннән эшсез дип тану турында белешмә;

– «больничный» кәгазе (1 айдан күбрәк срокка);

– айлык керемнәр кимүне раслаган башка документ.

Минуслары бармы?

– Кредит каникулы вакытында айлык түләү туктатылып торса да, банклар кредит өчен процентлар исәпләүне дәвам иттерәчәк. Аларны каникул тәмамлангач түләргә туры киләчәк. Димәк, кредит буенча артык түләнгән сумма (переплата) да артачак дигән сүз. Кредит каникулы гамәлдә булган айлар хисабына кредитның түләү вакыты да озаячак.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү