Төрмәдә утыручылар саны кимегән

Узган елда тимер рәшәткә артында утыручылар саны кимегән. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) Татарстан буенча идарәсе йомгаклау коллегиясе утырышында идарә башлыгы Эдуард Хиалеев шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, 1 гыйнварга республиканың тикшерү изоляторлары һәм колонияләрендә 9 меңнән артыграк кеше булган. Бу – узган елдагы белән чагыштырганда 400гә кимрәк. Төзәтү колонияләрендә (ИК) кешеләр саны 703кә кимегән. Гомумән алганда, бер ел эчендә кулга алынучылар саны 19,55 процентка азайган. Моннан тыш шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр, «өй аресты»нда утыручылар да кимегән.

Бер ел эчендә җәзаларны үтәтү инспекцияләре аша 21 меңнән артыграк кеше узган. Бу  узган елдагыга караганда мең кешегә кимрәк. Шул ук вакытта Эдуард Хиалеев билгеләп үткәнчә, тикшерү изоляторларында тотылучылар саны тиешледән артык. Хәзер аларда 2,1 меңнән күбрәк кеше бар. Бу  нормадан 309га күбрәк.


Фикер өстәү