Путин төрмәдә утыручыларның шикле номерларына хезмәт күрсәтүне туктатырга кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) үтенече буенча мобиль элемтә операторларының төрмәләрдә кәрәзле элемтәне сүндерү бурычы турында законга кул куйган. Документ интернетның хокукый мәгълүматлар рәсми порталында пәйда булган, ди яза “РИА Новости”.

Закон нигезендә, кәрәзле элемтә операторлары төрмәләрдә утыручылар, шулай ук җинаять кылуда шикләнелүчеләр тарафыннан файдаланыла торган номерлар буенча хезмәт күрсәтүне туктатуга бурычлы. Элемтә хезмәте күрсәтүне туктату ФСИН башлыгы, ФСИН башлыгы урынбасары яки ФСИН территориаль органы җитәкчесе тарафыннан хәл ителә.
Закон проекты авторлары – депутатлар Павел Крашенинников, Василий Пискарев һәм Александр Хинштейн искәртеп үткәнчә, тимер рәшәткә артында утыручылар кәрәзле элемтәдән мошенниклык максатында файдалана.


Фикер өстәү