“Аэрофлот” Россия эчендәге рейсларга ягулык җыемын арттырган

Россиянең иң зур авиакомпаниясе – “Аэрофлот” бүгеннән Россия эчендәге рейсларга ягулык җыемын ун процентка арттырган. Димәк, самолетка билет бәяләре дә арта, дигән сүз.

Хәзер “Эконом” классындагы бер билет бәясендә җыем өлеше 1650 сум (моңа кадәр 1500 сум булган) тәшкил итә. Кайбер чыгарма очраклардан тыш, Россия эчендәге барлык юнәлешләрдә шундый бәя булачак. Ерак араларга – Мәскәүдән Якутиягә, Читага яки Улан-Удэга ягулык җыемы бәһасе 4350 сум (4200 урынына) булачак. Ә менә башкаладан Ерак Көнчыгыш юнәлешендәге рейсларга “Эконом” классында җыем алынмаячак.
Чит илләргә очу өчен ягулык җыемы күләме әлегә үзгәрми.
Моңа кадәр “Аэрофлот” хәбәр иткәнчә, 2020 елның маеннан 2021 елның гыйнварына кадәр эчке рейсларда аиакомпания чыгымнарында ягулык бәясе өлеше уртача 40 процентка арткан. Шуңа җыем хакын үстерү турында карар ителгән.


Фикер өстәү