Авиабилет бәяләре кискен арткан

Бигрәк тә Мәскәүдән Чаллыга, Томск һәм Түбән Камага билет бәяләре арткан.

 Апрельдән июньгә кадәрге чорга Россиянең кайбер шәһәрләренә самолет билетлары 15 проценттан 120 процентка кадәр арткан. Сәяхәтчеләр өчен агрегаторлар мәгълүматларыннан шул күренә. Бигрәк тә Мәскәүдән Чаллыга (121 процентка), Томск (91 процент), Түбән Кама (88 процент), Чабаксарга (46 процент)  билет бәяләре үскән. Белгечләр аңлатуынча, авиакомпанияләр, чыгымнарының артуы, ә керемнәренең, киресенчә, кимүе, 2020 елда күрелгән зыян аркасында билет хакын элеккеге дәрәҗәдә саклап кала алмый.

Самолетка билет бәяләре үсү иң элек курорт сезоны җитүгә бәйле. “Известия” хәбәрчесе белешкәнчә, апрельдән июньгә кадәр Мәскәүдән Сочига һәм Симферопольгә билет бәясе (бер якка) 5,1 мең сум тәшкил итә. Бу – коронавирус пандемиясенә кадәрге чордагы белән чагыштырганда 10 процентка зуррак. Сочидан Мәскәүгә билет бәясе исә тагын да күбрәк – 21 процентка артып, 6,2 меңгә, Симферопольдән – 3 процентка артып, 6 мең сумга җиткән.

Россия халкы, әлегә күп кенә илләрнең чикләре ябык булган бер мәлдә, ял итү өчен үзебезнең курортларны сайлый. Соңгы елда авиакомпанияләр коронавирус инфекциясе китереп чыгарган билгесезлек аркасында, халыкта кызыксыну уяту өчен, бәяләрне киметергә мәҗбүр булса, хәзер эчке туризм акрынлап торгызыла. Шуңа билет бәяләре дә үсә.


Фикер өстәү