Теш табибы кабул иткәннән соң 5 яшьлек кызның гомере өзелгән

Теш табибы кабул иткәннән соң 5 яшьлек кызның үлеп китүе зур шау-шу тудырды. Хәзер бала үлеменнән соң җинаять эше ачылды.

Фаҗига Тывада булган. Теше сызлаган баланы әнисе стоматологка алып килгән. Табиб караганнан соң авыртуны басу өчен укол кадарга тәкъдим иткән. Кызның әнисе ризалашып, ике ампула сатып алган. Укол кадаганнан соң кызны көзән җыера башлаган һәм ул аңын җуйган.

Кызны реанимациягә озатканнар, тик гомерен саклап кына кала алмаганнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү