12 март тарихта ниләр белән истә калды?

Җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләре көне

2010 елның 16 ноябрендә Россия Президенты указы белән гамәлгә куела.

142 ел элек, 1879 елның 12 мартында император Александр II Россия империясе Эчке эшләр министрлыгының Баш төрмә идарәсен оештыру турында карар кабул итә. 1922 елда РСФСРда Наркомат структурасында иректән мәхрүм итү урыннары белән идарә итү оешмасы төзелә. 1950 нче ел урталарында мондый учреждениеләр — Юстиция министрлыгына, соңрак Эчке Эшләр министрлыгына күчерелә. 1998 елның 1 сентябреннән җәзаларны үтәтү оешмаларның барысы да Россия Юстиция министрлыгы канаты астына керә.

Россиянең әлеге структурасында 705 төзәтү колониясе, 123 колония-поселение, 7 гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен төзәтү колониясе, 211 изолятор, 8 төрмә, 23 тәрбияләү колониясе бар. Бу учреждениеләрдә уртача 558 мең кеше тотыла.

Петроградтан- Мәскәүгә

108 ел элек (1918) Россия башкаласы Петроградтан Мәскәүгә күчерелә.

Мәскәү турындагы беренче кулъязма 1147 елга карый. XV гасыр ахырында ул рус дәүләтенең үзәгенә әйләнә. 1712 елда башкала яңа гына төзелгән Санкт-Петербургка күчерелә. Петр II хакимлек иткәндә 1727-1730 елларны санамаганда, Нева елгасындагы шәһәр 200 ел буена башкала булып кала. Аны Мәскәүгә күчерү буенча инициатива Совнаркомда идарә җитәкчесе Владимир Бонч-Бруевичныкы. Карар 1918 елның февраль ахырында кабул ителә. Хөкүмәт учреждениеләрен, Владимир Ленин җитәкчелегендәге түрәләрне Мәскәүгә күчерү яшерен төстә алып барыла. 1922 елда Мәскәү СССРның башкаласы дип йөртелә башлый.

Совет-фин сугышы

81 ел элек (1940) совет-фин сугышы тәмамлану турында килешү төзелә.

Геометрия дәреслеге

312 ел элек (1708) Россиядә беренче геометрия дәреслеге басыла.

Япониядә шартлау

11 ел элек (2011) Япониянең “Фукусима-1” атом электростанциясендә шартлау яңгырый. Сәбәбе — җир тетрәү.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү