Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

Коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы мәгълүм булды. Шулай итеп, пандемия вакытында вирус Татарстанда яшәүче 375 кешенең гомерен өзгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, вафат булучылар 1961 елда туган ир-ат, шулай ук 1937, 1947 һәм 1957 елларда туган өч хатын-кыз.

«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 49 яңа очрагы ачыкланган.


Фикер өстәү