Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Коронавирустан өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1939 һәм 1959 елларда туган ике хатын- кыз, шулай ук 1941 елгы ир-ат вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип сөйләделәр ведомствода.

Татарстанда пандемия вакытында 449 кеше вирус корбаны булган.

Тәүлек эчендә республикада  Covid-19 инфекциясенең 30 яңа очрагы ачыкланган.


Фикер өстәү