Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Коронавирустан Татарстанның тагын өч кешесе үлгән.

Вирус аркасында 1936 һәм 1941 елларда туган ир-атларның, шулай ук 1950 елда туган хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Шулай итеп, республикада коронавирус инфекциясе аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 323кә җитте.

Элегрәк «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда 56 кешенең Сovid-19 инфекциясе белән зарарланган булуы хакында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү