Татарстанда урта яшьтәге бер хатын-кызның коронавирустан гомере өзелгән

Татарстанда тагын бер кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коронавирус инфекциясеннән үлүче — 1979 елгы хатын-кыз.
Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган, коронавирус идентификацияләнгән.

Пандемия башланганнан соң Татарстанда коронавирустан барлыгы 294 кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү