Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлгән — 1979 елдгы хатын—кыз», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. Ковид идентификацияләнгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 294 үлем очрагы расланган.