Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән министрлык хәбәрендә.
1947 һәм 1954 елларда туган ике ир-ат инфекция корбаны була. 10 апрельгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 435 үлем очрагы теркәлгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat