Кирәк булачак:
- 300 грамм түш ите (тавык),
- 400 грамм черри помидоры,
- 500 грамм пекин кәбестәсе,
- 400 грамм татлы борыч,
- 200 грамм фета сыры,
- сохари,
- майонез,
- тоз-борыч.
Тавыкның түш итен калынрак телемнәргә турыйбыз да, «тавык ите өчен» дигән паприкалы тәмләткечтә әвәләп, табада ике ягын да кыздырабыз. Сохарины үзебез дә әзерләргә мөмкин: ипине шакмаклап турап, 15–20 минут дәвамында газ мичендә кыздырып алабыз. Пекин кәбестәсе, татлы борыч, кыздырылган тавык итен – озынча итеп, фета сырын – шакмаклап, черри помидорын яртылаш итеп турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тоз, борыч, майонез өстәп, болгатабыз. Сохарины табынга куяр алдыннан гына салатка өстибез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat