Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 38гә җитте

Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Мәрхүмнәрнең берсе — Чаллы шәһәрендә яшәүче 1941 елда туган. Ул 21 июньдә Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Тикшерү барышында табиблар аның COVID-19 һәм ике яклы вирус пневмониянең авыр формаларын ачыклый. Хроник авырулар авыруның хәлен катлауландырды. Ул 22 июньдә вафат булды.

1954 елда туган Яшел Үзән районында яшәүче бер ханым пандемиянең тагын бер корбаны була. Аны 5 июльдә Яшел Үзән район хастаханәсенә озаталар. Җитди хроник авырулар дәвалау процессын катлауландырды. Нәтиҗәдә, 13 июльдә авыру үлә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», — дип билгеләде Лилия Галимова.


Фикер өстәү