Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән

Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 корбаны булган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диде Галимова.

Чаллыда яшәүче 1946 елда туган кеше 8 июньдә Автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә салына. Пациентта ике яклы вирус пневмонияле Covid-19 инфекциясенең авыр формасы диагностикаланган. Дәвалау җитди имгәнү аркасында катлауланган. Чаллы кешесе 14 июньдә вафат булган.

Тагын бер татарстанлы — 1948 елда туган Казанда яшәүче ир-ат — 19 июньдә Республика клиник хастаханәсе  базасындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салына. Аңарда ике яклы катлауланган полисегментар пневмония коронавирусы ачыклана. Тикшерүләрдән соң пациент Казанның 16нчы хастаханәсенә күчерелгән. Авыруның хәле авыр дип бәяләнгән, кайбер хроник авырулары булган. Ул 1 июль көнне вафат булган.

1976 елда туган пациент хатын-кыз яңа коронавирус инфекциясе белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Covid-19 авыруларын дәвалау бүлегенә 2 июльдә кергән. Госпитализация вакытында хәле бик авыр дип бәяләнгән.  Аңарда ике яклы вируслы полисегментар пневмония билгеләнгән. Хатын-кыз 8 июльдә вафат була.


Фикер өстәү