Яз көне теплицаның туфрагын ничек эшкәртергә?

– Яз көне теплицаның туфрагын ничек эшкәртергә?

Дания Гатауллина. Буа районы

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Теплицаның каркасы тимердән булмаса, күкерт шашкасы яндырыгыз. Тимер булса – ярамый, чөнки күкерт аны «ашый». Күкерт шашкасын яндырганнан соң бер тәүлек узгач, ишекләрен ачып җилләтегез. Каркасы тимердән икән, теплицаны тулысынча куерак марганцовка эремәсе белән юдырыгыз. Фитофтора кергән булса, җирнең 15 сантиметр калынлыктагы өске катламын алып, яңа туфрак кертегез. Түтәлләргә 10 литр суга 100 грамм исәбеннән бакыр купоросы эремәсе дә сибәргә мөмкин.

Күкерт шашкасы урынына бордос сыекчасын да кулланырга була. Теплицаның стеналарын гына түгел, туфрагын да шуның белән юдырып алырга кирәк.

 

 


Фикер өстәү