Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булган

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлгән, Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1956 елда туган хатын—кыз, 1950 елда туган ир-ат, 1938 елда туган хатын-кыз вафат булды», — диелә хәбәрдә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.

Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүнең 225 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү