Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлгән. Алар — 1932 һәм 1947 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1940, 1946 һәм 1968 елларда туган өч ир-ат.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
2021 елның 5 июленә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 552 үлем очрагы теркәлгән.