Татарстанда тәүлек эчендә 11 кешенең коронавирустан гомере өзелгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан 11 кеше үлгән. 19 октябрьгә республикада 877 үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Коронавирустан 1935, 1938, 1943, 1944, 1946, 1949 1961 елларда туган җиде хатын-кыз  һәм 1948, 1949, 1951 һәм 1957 елларда туган дүрт ир-ат вафат булган.


Фикер өстәү