Татарстанда коронавирустан тагын 9 кеше үлде

Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Алар: 1933, 1941, 1957, 1953 елгы ир-атлар; 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы хатын-кызлар.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

18 октябрьгә республикада коронавирустан 866 үлем очрагы теркәлгән. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-10-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-tugyz-keshe-lde-5841352


Фикер өстәү